+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 ноябрь 2020, 18:20

"Чиста су - халкыбызның көндәлек тормыш сыйфаты..."

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумының чираттагы утырышын уздырды.

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумының чираттагы утырышын уздырды.

Анда торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев “Инцидент” системасы аша кергән мәсьәләләр буенча республика халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү турында сөйләде.

- Бүгенге көндә су белән тәэмин итү темасына караган 58 мөрәҗәгатьнең өчтән бере инде эшләнгән, - дип Борис Беляев. - Торбаүткәргечләр ремонтланды, насослар алыштырылды, яңа скважиналар борауланды, суүткәргечләр урнаштырылды. Калган мөрәҗәгатьләр эшкә алынган. Алар буенча финанслау чыганакларын эзләү бара.

Борис Беляев сүзләренчә 4 елга финанслауның гомум күләме 1,6 миллиард сум булыр, дип планлаштырыла. Акчаларның төп өлеше - «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыру. Иң зур территорияләр - Стәрлетамак һәм Бөре шәһәрләре, биредә су чистарту станцияләре төзеләчәк.

- Чиста су - халкыбызның көндәлек тормыш сыйфаты ул, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Эшләрнең зур күләмен исәпкә алып, федераль бюджет акчаларын активрак җәлеп итәргә, ә моның өчен программаларда катнашу өчен гаризалар бирергә өлгерергә кирәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан
Читайте нас