Бүген юл буе сервисын үстерү мәсьәләләре буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә эшлекле киңәшмә узды.
Юл буе сервисы республиканың имиджын кунакчыл төбәк буларак формалаштыруда мөһим элементларның берсе булып тора. Башкортстан Хөкүмәтенең уртак эшендә системалы алым кулланыла. Хөкүмәт алдында 2024 елга кадәр торган бурычлар: юл буе сервисының 1000 яңа объектын төзү, 1000 объектны яңарту. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, әлеге юнәлеш республика өчен өстенлекле санала һәм ул махсус контрольдә тора.
- Проблемалар шактый күп, мин узган атнада Уфа - Стәрлетамак трассасы буйлап берничә тапкыр уздым, кызганычка каршы, әлегә бик алга китмәгәнбез, юл буе сервисының дәрәҗәсе шактый түбән. Шуңа күрә хәзер муниципалитетлар башлыкларының үз территорияләрендә юл буе сервисы объектларын үстерү өчен җаваплылыкны үз өстенә алуы мөһим, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Бүгенге көндә булган эш нәтиҗәләре турында республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.
- Юл буе сервисын үстерүнең генераль схемасын формалаштыру буенча эш дәвам итә, - дип билгеләде Рөстәм Моратов, - Муниципаль берәмлекләр хакимиятләре тәкъдим иткән 192 участокның беренче этабында без 89 участок алдык. Шуңа бәйле рәвештә, безнең "җир банкын" тулыландырырга кирәк.
Юл буе сервисы өлкәсендә эшчәнлек өчен республикада булдырылган шартлар турында мәгълүматлылыкны арттыру чаралары турында Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министрының беренче урынбасары Азат Әскәров сөйләде. Сүз инвестицияләрнең республика порталындагы «Юл буе сервисын үстерү» дигән аерым бүлек турында барды.
Юл буе сервисы өлкәсендә дәүләт ярдәме чаралары буенча тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта карарга мөмкин:
https://investrb.ru/ru/investment/road-serФото: Башкортстан Хөкүмәте.