Башкортстан Финанс министрлыгы республика халкын 10 декабрьгә кадәр «Башкортстан Республикасы тавышы» порталында финанс грамоталылыгы буенча тест-сораштыруда катнашырга чакыра.
Аны түбәндәге сылтама аша үтәргә мөмкин:
https://golos.openrepublic.ru/polls/204/Сораштырулар аноним рәвештә үтәчәк. Аның 27 соравына җавап бирер өчен нибары 10 минут чамасы гына кирәк.
Тест сезгә финанс грамоталылыгы һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге кайбер мәсьәләләргә игътибар итәргә ярдәм итәчәк.
Сораштыруда сезнең катнашуыгыз республика гражданнарының финанс грамоталылыгы дәрәҗәсе турында күзаллауны төзергә һәм финанс мәгърифәтчелеге чараларының актуаль темаларын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы