+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 ноябрь 2020, 07:50

Башлагыз гына – ташламабыз!

Республикада кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чараларының өченче пакеты әзерләнгән.Пандемия белән бәйле катлаулы хәлгә карамастан, бездә эшкуарлар саны арта. Бизнесны үстерү өчен җитәкчелек нинди ярдәм чаралары әзерли — бу хакта журналистлар белән онлайн-очрашуда Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова сөйләде.

Республикада кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чараларының өченче пакеты әзерләнгән.

Пандемия белән бәйле катлаулы хәлгә карамастан, бездә эшкуарлар саны арта. Бизнесны үстерү өчен җитәкчелек нинди ярдәм чаралары әзерли — бу хакта журналистлар белән онлайн-очрашуда Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова сөйләде. Ул кече һәр урта эшкуарлыкка ярдәм чараларының өченче пакеты әзерләнүен искәртеп үтте һәм журналистларны әлеге мәгълүматны эшкуарларга җиткерүдә актив катнашырга чакырды. “Бүгенге очрашуда бөтен сорауларга эзлекле җавап бирәсе, конкретлаштырасы, җентекләп аңлатасы килә”, — диде ул. Сорауларның беренчесе, әлбәттә, эшкуарлыкка ярдәм системасының нидән гыйбарәт булуын ачыклау максатыннан бирелде.

Ярдәм федераль дәрәҗәдә оештырылган. Бу шактый зур гомумдәүләт проекты, ул үз эченә биш “Кече һәм урта бизнес, эшкуарлык башлангыч­ларына ярдәм” төбәк проектын ала. Кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларына шактый зур күләмдә федераль акчалар каралган. Республика — үз программасын тормышка ашыруга күләмле акча бүлүне хәстәрләгән сирәк төбәкләрнең берсе.
Гомумән алганда, ярдәм структурасы түбәндәге элементлардан тора. Бу — инфраструктура үзе, ягъни эшкуарлар бизнес алып бару, анда эшләү өчен ташламалы бәя белән файдалана ала торган объект. Ул — эшкуарлар урнашырга мөмкин мәйдан­чыклар: бизнес-инкубаторлар, технопарклар, индустриаль парклар, күмәк файдалану үзәкләре һ. б.
Төрле мәйданчыкларда эшкуарлар үз бизнесларына яраклы шартлар таба ала. Аерым алганда, бизнес-инкубатор — ул эшкуар биләгән офис кына түгел, ә финанс, юридик хезмәт­ләр күрсәтә торган мәйданчык, ул монда аралаша, партнерлар таба ала. Бизнес-инкубаторда аренда һәрвакыт отышлы. Бу яңа эш башлаучы эшкуар бизнес алып бару белән бәйле булмаган мәсьәләләр турында баш ватмасын өчен эшләнгән, чөнки аның төп бурычы — үсү. Әлеге мәйданчыкларда урнашкан оешмалар хисапны ябарга, аерым юридик мәсьәләләр буенча консультация бирергә ярдәм итәчәк. Арытаба эшкуар үсә, аның бизнесы тотрыклылана, ул инде бизнес алып бару өчен яңа мәйданчыкларны карый ала.
Шәхси эшкуар, микро- яки макрооешма коворкингта урнашырга мөмкин. Бу эш урыны өчен – заманча киңлек. Анда бәяләр офиска түләп торуга караганда күпкә арзанрак.
Ни өчен IT-эшкуар акча түләп, өеннән чыгып, коворкингка барырга тиеш? Хәзер без креатив киңлек, креатив бизнес, заманча, стандарт булмаган эш форматлары турында сүз алып барабыз. Коворкинг нәкъ менә шундый стандарт булмаган мәйдан­чык­лардан гыйбарәт, анда эшкуарлар эшләп кенә калмый, ә очраша, аралаша, вакытын файдалы үткәрә. Еш кына коворкинглар тәүлек әйләнәсенә эшли. Бу IT-эшкуарлар өчен мөһим. Эре компанияләр технопаркларда урнаша ала, анда да уңайлы урнашу өчен шартлар тудырылган.
Һәм, әлбәттә инде, иң эре җитеш­терү бизнесы индустриаль парк­та урнаша. Ни өчен без инфраструктурага аерым игътибар бирәбез? Чөнки биредә үсешү өчен яңача шартлар тудырыла. Еш кына эшкуарларның үсеш алуын һәм бер-берсе белән хезмәт­тәшлек итүен күрәбез. Үсеш өчен мәйданчык бул­ганга бизнес үсеше күп тапкырлар арта.
Без, аерым алганда, “Киләчәк фабрикасы”нда һөнәрчелек коворкингын ачтык һәм эшкуарлар әлеге мәйдан­чыкта урнашкан җиһазлардан файдалана ала. Гомумән, бүген республикада эшли алырлык барлык финанс институтлары тәкъдим ителүен әйтәбез. Бу — микрофинанс компаниясе дә, төбәк лизинг компаниясе дә, гарантия фонды да, Башкорт­станның лизинг фонды да, һәм хәзер без тагын төбәк-факторинг программасын ачтык. Бу институтларның барысы да ташламалы финанслау программасына керү мөмкинлеге бирә, аерым алганда, безнең микрофинанс компаниясе кече һәм урта эшкуарлар өчен 4,25 процент ставкасы белән кредитлар бирә.
Эшкуарлыкка ярдәм итү системасына килгәндә, без финанс һәм үсеш институтларын, инфраструктура мәй­данчыкларын үз эченә алган комплекслы система турында сөйлибез, — диде Римма Юрьевна. — Алар турында тулырак шуларны әйтергә була: финанс институтлары — эшкуарларга ярдәм итү өчен финанс чараларына ия булган республика үсеш институтлары. Мәсәлән, безнең микрокредит компаниясе. Бу — гади банк структурасы, аңа без инде 800 миллион сумнан артык акча керттек.
Күп кенә эшкуарларның мондый продуктларның барлыгын белмәве бик кызганыч. Хәер, без ярдәм итү системасы турында бик күп һәм еш сөйлибез. Мөрәҗәгать итсеннәр иде. Безне ишетсеннәр, безгә ышансыннар иде!
Бу бик мөһим, чөнки мондый ставка, гомумән алганда, гадәти банкта юк диярлек. Башка банк­ларда ставкалар шактый югарырак — 8-10 процент. Аннары кече һәм урта эшкуарларга гадәти коммерция банкларында кредит алу да бик кыен, шуңа күрә микрофинанс оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны гамәлгә ашыручы — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте. Ягъни бу нинди дә булса шәхси компа­нияләр һәм шәхси милекчеләр түгел, биредә зур ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар. Быел без аны федераль акчалар исәбенә шактый нык капиталлаштырдык, ягъни безгә 250 миллион сумга якын акча бирелде, һәм әле тагын да 4,25 процент ставкасы белән 200 миллион сум акча алу мөмкинлеге бар.
Күпләрдә “микрофинанс” төшенчәсе шик тудыра. Кешеләр аны микрозаймнарга охшата. Куркырга кирәкми. Бу — 4,25 процент ставка белән эш итүче республика, дәүләт компаниясе. Өстәмә процентлары, яшерен түләү­ләре юк. Акча әлегә бар. Без аны ел ахырына кадәр бик теләп бирәчәкбез.
Шундый ук мөмкинлек безнең лизинг продуктларына бәйле дә булдырылган. Төбәк лизинг компаниясе акчаны Башкортстан җиһазларын сатып алу өчен 4 процент, Русия җиһазлары өчен 6 процент һәм чит ил җиһазлары өчен 8 процент белән бирә. Акча сораудан куркырга кирәкми. Әлбәттә, баш тарткан очраклар да була, чөнки бу — банклар, финанс институтлары. Әгәр берничә ел дәвамында даими зыянга эшлисез икән, акча алу кыенрак булачак.
Өченче төркем — үсеш институтлары. Бездә алар шактый күп. Хәзер “Минем бизнес” үзәге кысаларында Эшкуарлыкка ярдәм итү, Экспортка ярдәм итү, Төбәк инжиниринг, Социаль өлкәдәге инновацияләр һәм Халык сәнгате һөнәрләре үзәкләре эшли. Бу бизнес алып барырга ярдәм итә торган, билгеле бер бизнес-хезмәтләр (бизнес-план төзү, бухгалтерлык исәбе алып бару, лицензияләү, аерым чыгымнарны компенсацияләү яки консультация) күрсәткән институтлар. Мәсәлән, Халык сәнгате һөнәрләре үзәге күргәзмәләрдә катнашуны оештыра. Ягъни күргәзмәгә барып, бары тик үзең өчен, юл йөрү һәм яшәү өчен генә түлисең, ә стендлар төзү, программада катнашу, үз продукцияңне ташу һәм урнаштыру — барысы да Үзәк исәбенә башкарылачак.
Янә дә шул: без яңа төр ярдәм чаралары уйлап табабыз, башка төбәк­ләрнең тәҗрибәсен өйрәнәбез, тик эшкуарларның үзләреннән аларга нәрсә кирәк икәнлеген сорарга теләр идек. Безнең мөмкинлекләр күп. Сезгә нинди ярдәм чаралары кирәклеген аңларга телибез. Нинди хезмәтләр, нинди консультация кирәк?
Римма Бойцовадан эшкуарлар беренче чиратта ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә тиешлеге хакында да сорадык.
— Финанс институтларында таләп ителгән документлар пакеты банклар сораган документлар пакеты белән охшаш. Аларны җыю әллә ни кыен түгел, — диде ул. — Бөтен процедура гадиләштерелгән. Кагыйдә буларак, оешманың билгеле бер эшчәнлек чоры өчен финанс исәбе кирәк. Сез үсеш институтына мөрәҗәгать итәсез һәм сезнең белән шәхси менеджер эшли. Ул документлар җыярга, гариза язарга ярдәм итә, шул ук вакытта үзең килү мәҗбүри түгел, бөтен мәгълүматны онлайн рәвештә тапшырып була. Шул ук микрофинанс компаниясенә иң ерак районнан онлайн мөрәҗәгать итәргә һәм барлык документларны җибәрергә мөмкин.
Ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат алу һәм әлеге ярдәм чараларын юллап гариза бирү өчен, беренче чиратта, “Минем бизнес” үзәгенә 224-99-99 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзәк консультантлары әлеге ярдәм чараларын юллап гариза бирү өчен документлар җыярга да ярдәм итәчәк. Максималь мәгъ­лүматны invest.rb сайтында алырга мөмкин. Үз бизнес-шерифларыгызга, аларның кесә телефоннарына шалтыратып мөрәҗәгать итегез. Алар хакында тиешле мәгълүмат Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты сайтында бар, бизнес-шерифларны социаль челтәр­ләрдә дә табарга мөмкин. Ситуацион үзәккә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә була. Теләк булса, безгә кадәр барып җитәргә мөмкин!
Сөйләшү ахырында Римма Юрьевна киләчәктә республикада эшкуарлар саны тагы да артыр, дигән ышаныч белдерде. “Кызыксыну өчен генә булса да, бу эш белән шөгыль­ләнеп карарга мөмкин. Бу яраткан эш белән шөгыльләнү! Шулай булгач, курыкмыйча башлагыз, ә без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер!” – диде ул.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.
Читайте нас