Уфада «Экспорт форсаж» акселерация программасы буенча эшкуарларның икенче агымын укыту тәмамланды. Программа нәтиҗәләре буенча Башкортстан эшкуарлары Казахстан һәм Үзбәкстан белән өч экспорт контракты төзегән.
- Яңа экспорт юнәлешле оешмаларны эзләү һәм аларны тышкы базарларга чыгару - дәүләт комитеты алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Шуңа күрә без акселерация программасын уздыруда аерым потенциал күрәбез, - дип хәбәр итте Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
Ул билгеләп үткәнчә, программа буенча укулар түләүсез һәм «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм», «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектлары кысаларында субсидияләнә.
Акселерация программасы предприятиеләрнең экспорт потенциалын тормышка ашыруга һәм экспорт проектын структуралаштыруга чит ил базарын сайлаудан алып, оптималь логистик маршрутны исәпләп чыгаруга кадәр системалы якын килүне формалаштыруга, хәвеф-хәтәрләрне минимальләштерүгә һәм чыгымнарны киметүгә юнәлтелгән.
Хәзерге вакытта акселерация программасының өченче агымына җыелу тәмамлана. Анысы агымдагы елның декабрендә старт алыр дип көтелә.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте.