+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 ноябрь 2020, 07:00

Гаделсезлек бетерелә

Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә “алданган өлешчеләр” мәсьәләсе эзлекле чишелешен тапты.

Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә “алданган өлешчеләр” мәсьәләсе эзлекле чишелешен тапты.

Торак төзелешендә үз акчалары белән өлешләтә катнашучы гражданнарның (дольщиклар) хокукларын яклау буенча федераль фондның Күзәтчелек советы узган атнада Русиянең 18 төбәгендә проблемалы объектлар буенча карар кабул итте. Әлеге оешма ярдәме белән Башкортстанның 1,5 мең алданган дольщигының да хокуклары якланачак. Әйтергә кирәк, Башкортстан – бу фондтан иң күп ярдәм алган төбәкләрнең берсе.

“Барлыгы 97 йорт төзелешенә акча керткән 8 мең кеше проблемалары хәл ителәчәк. Алда эш күп, әмма күп эшләнде дә инде. Алданган дольщикларның туп­ланган бөтен проблемасын тулысынча хәл итәрбез дип ышанам”, – дип белдерде Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Башкортстанда 24 объект төзелеше тәмамланачак, ике йортның өлешчеләре акчалата ком­пенсацияләр алачак, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министрлыгы матбугат хезмәтеннән. Фонд карары нигезендә Уфадагы “Миловский парк” торак комплексында 20 йорт, Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында ике йорт, Уфада “Квартал” һәм “Баш­ИнвестДом” төзелеш ком­па­нияләре башлаган берәр объект төзелеп бетәчәк. “Миловский парк”ны төзүче Уфаның “Килстройинвест” компаниясе 2020 елның февралендә банкрот дип рәсми рәвештә танылды. Аңа карата ярты елга конкурс производствосы процедурасы кертелде. “Миловский парк” проекты “Русия гаиләсе өчен торак” федераль дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла иде. Компания тарафыннан 1200дән артык дольщик матди зыян күрде.
“Миңа авыр мирас – алданган дольщиклар калды. Кешеләр бурычка кереп, соңгы акчаларын торак алырга дип сал­ганнар, намуссыз төзүчеләр һәм төзелеш эшләрен начар контрольдә тоткан хакимият аркасында бернәрсәсез калганнар. Беренче көннән башлап без бу гаделсезлекне бетерү максатын куйдык. Үз көчләребез белән меңләгән доль­щикның проблемаларын хәл итә алдык. Хәзер без федераль үзәктән зур ярдәм алдык. Мин дольщикларга һәрвакыт әйтә килдем, бу катлаулы юл һәм аны бергәләп узарга кирәк, дип. Бүген без күрәбез, әгәр бергәләп һәм артык хис-кичерешләрсез эшләсәк, чишелеш табыла”, – дип шәрехләде Фонд карарын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Чишелеш табыла дигәннән. Ике ел элек Радий Хәбиров Уфа шәһәре һәм Уфа районы хакимиятләре хезмәт­кәрләре белән киңәшмә барышында алданган дольщиклар мәсьәләсен чишү буенча үз позициясен бәян иткән иде. Торак төзелешендә элекке хаталардан арынырга кирәклеккә басым ясады ул. “Безнең халык торакка мохтаҗ, еллар буе чиратта торалар. Уйланылмаган, җавапсыз карарлар нәтиҗәсендә Уфа шәһәрендә һәм районында бик күп алданган дольщиклар барлыкка килде. Безгә бик җитди проблема “мирас булып” калды. Аны хәл итү юнәлешендә эшләячәкбез. Дольщиклар буенча бурычларны каплаячакбыз, бу хакта мин ачыктан-ачык белдерәм. Кайчан һәм ничек – монысы икенче мәсьәлә. Без бу эшне озакка сузмыйча башкарырга тиешбез”, – диде Радий Фәрит улы.
“Миловский парк” торак кварталында төзелеп бетәчәк йортлардан башка ике йорт дольщиклары акчалата компен­сацияләр алачак – алар 11 кешегә 25 миллион сум күләмендә билгеләнгән.
“Әлбәттә, әгәр исәпләсәң, проблеманы хәл итүне көткән вакыт эчендә, әлеге ике йортны төзүдә катнашучыларның һәркайсының акчалата югалтулары булачак, аларны компенсация тулысынча каплап бетерә алмый. Әмма шуны аңларга кирәк, бу акчаларны түләү турында фондның карары – алданган дольщикларга зур ярдәм. Хәлләр элеккечә калса, алар, гомумән, бернинди дә акча ала алмаячак һәм фатирсыз калачак иде. Башкортстанда проблемалы төзелешкә бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә актив эш алып барыла, һәм монда төбәк Башлыгы йогынтысы зур, – дип билгеләде күчемсез милек базары эксперты Ярослав Андрющенко.
Башкортстан Башлыгы каршындагы кеше хокукларын яклау советының җаваплы секретаре Зөлфия Гайсина алданган дольщиклар мәсьәләсен хәл итү буенча Хөкүмәт күп эшли дип билгеләде. “Соңгы ике елда алданган дольщиклар белән бәйле барлык мәсьәләләр диярлек хәл ителде. Кал­ганнары бер ярым-ике ел дәвамында хәл ителәчәк. Эшләр билгеләнгән план буенча бара. Бу юнәлештәге эшчәнлек федераль Фонд, дольщикларның хокукларын яклау буенча республика фонды, эре инвесторлар һәм башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлекне үз эченә ала”, – диде Зөлфия Гайсина.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас