Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия транспорт министры урынбасары, Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Андрей Костюк белән бергә "Русия транспорты" XIV Халыкара күргәзмәсендә булдылар.
Күргәзмәдә Башкортстан транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендәге эре инфраструктур проектларга багышланган экспозициясен тәкъдим итте.
Төбәк экспозициясенең нигезен тәшкил итүче төп проектлар арасында – Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы, Уфаның Интернациональ урамы янында Агыйдел елгасы аша күпер һәм Башкортстан башкаласын Көньяк тимер юлы уравы.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, өч проект та "Росавтодор" башлыгында аңлау тапкан. Әйтик, Көнчыгыш чыгу юлы төзелеше өчен 2,3 миллиард сум күләмендә вакытыннан алда финанслау алынды. Бу эшне тизләтергә һәм киләчәктә проектны билгеләнгән сроктан алда – 2023 елда тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.
Алан Марзаев хәбәр иткәнчә, федераль үзәк башка проектларны гамәлгә ашыруда да катнашу мөмкинлеген карый.
Фото: главарб.ру