Бүген Мәскәүдә «Русия транспорты» XIV Халыкара форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия транспорт министры урынбасары, Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Андрей Костюкның эшлекле очрашуы узды.
Яклар республиканың транспорт инфраструктурасын үстерүнең төп юнәлешләре һәм бу максатларга федераль ресурслар җәлеп итү турында фикер алышты.
Аерым алганда, сүз Башкортстанның эре күпер корылмаларын – Агыйдел аша һәм Шакшада Караидел аша күперләрне реконструкцияләү проектлары буенча хезмәттәшлек итү турында барды. Объектлар авария хәлендә һәм конструктив элементларын алыштыруны таләп итә.
Моннан тыш, Федераль юл агентлыгы Уфаның Калинин һәм Орджоникидзе районнарында Интернациональ урамы янында Агыйдел елгасы аша күпер төзү проектын хуплады. Аны 2025 елга төзеп бетерү күздә тотыла. Төзелеш бәясе - 10,4 миллиард сум.
Республика Башлыгы "Росавтодор" белән уртак эшнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
- Башкортстан автоюллар озынлыгы буенча Русия төбәкләре арасында икенче урынны алып тора, һәм транспорт мәсьәләләрен хәл итү безнең өчен стратегик әһәмияткә ия. Бу яктан без агентлык ягыннан бик мөһим ярдәм алабыз, - диде Радий Хәбиров.
Русия транспорт министры урынбасары Андрей Костюк билгеләп үткәнчә, республика тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар федераль финанслау мөмкинлеген карау өчен көн тәртибенә кертеләчәк, шул исәптән «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында да.
Өстәмә акча шулай ук 2020 һәм 2021 елларда Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы төзелеше өчен бүлеп биреләчәк.
Фото: главарб.ру