9 декабрьдә Мәскәүдә “Русиядә эшләнгән” халыкара экспорт форумы узачак. Аны “Русия экспорт үзәге” оештыра. Быел форумның төп темасы: “Яңа унъеллык проблемалары". Утырышларның туры трансляциясен форумның рәсми сайтында карарга була: forum.exportcenter.ru
"2020 елның икътисади көн тәртибе ике тезис тирәсендә күбрәк туплана, алар - “Конкрет нәтиҗәле карарлар кирәк” һәм “Үзара хезмәттәшлек рәвешен тиз арада үзгәртергә кирәк”. “Русиядә эшләнгән” форумы дискуссияләре дә шуңа юнәлтелгән: безнең экспорт поставкаларын нәрсә тоткарлый, сәүдәдә административ һәм идарә киртәләрен ничек тиз арада бетерергә, электрон сәүдә каналлары аша глобаль базарга ничек тиз арада чыгарга, принципиаль яңа товарлар – тәэсирләрне ничек экспортларга? Кушылыгыз, кызык булачак” – ди “Русия экспорт үзәге” җәмгыятенең генеральный директоры Вероника Никишина.
Быел форум онлайн-режимда узачак. Төп спикерлар реаль вакыт режимында видеоконференция элемтәсе буенча, шул исәптән Стратегик башлангычлар агентлыгының, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм Русия экспорт үзәгенең чит ил вәкиллекләренең «кайнау нокталары»ннан тоташтырылачак.
Форумның эшлекле программасына алты тематик "түгәрәк өстәл", пленар сессия һәм “Ел экспортеры” халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә Бөтенрусия премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кертелгән.
Форум кысаларында Русия Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук Русия һәм халыкара экспертлары белән экспортерларның актуаль проблемалары буенча фикер алышу булачак. Форумда катнашучыларга экспорт эшчәнлеген үстерү өчен яңа бизнес-карарлар, шулай ук «Бер тәрәзә» мәгълүмати системасы тәкъдим ителәчәк. Форум мәйданчыгында экспорт эшчәнлеген оештыру һәм чит илләрдә потенциаль сатып алучыларны эзләү буенча осталык дәресләре оештырылачак.
Форумда Русия һәм чит ил компанияләре җитәкчеләре, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, Русия банклары, Экспортка ярдәм итү төбәк үзәкләре, профильле ассоциацияләр һәм берләшмәләр, әйдәп баручы экспертлар катнашачак.
Фото: Башкортстанның Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #гомумдәүләтпроектлары