Башкортстан Республикасы Хөкүмәте икътисадның тотрыклылыгын арттыру буенча өченче чаралар пакеты проектын әзерләде. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров кризиска каршы штаб утырышы барышында хәбәр итте.
— Бүген без кризиска каршы штабның чираттагы утырышын уздырдык. Безнең бурыч - пандемия шартларында бизнеска ярдәм итү өчен өченче чаралар пакетын әзерләү. Өченче пакетның якынча суммасы 18,5 миллиард сум дип бәяләнә, - диде Андрей Назаров.
Ул, чаралар пакеты өстендә эшне 8-11 декабрьдә Уфада узачак Халыкара бизнес атнасына тәмамлау планлаштырыла, дип өстәде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Р. Моратов, өченче пакетка 65 ярдәм чарасы керәчәк, дип хәбәр итте.
— Без кризиска каршы чараларның өченче пакетын эшләгәндә бизнесның ихтыяҗларын исәпкә алабыз. Безгә зыян күргән барлык тармакларга да ярдәм күрсәтү мөһим, - диде Рөстәм Моратов.
Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев хәбәр иткәнчә, пандемиядән иң нык зыян күргән икътисад тармагы буларак кулланучылар базарын әйтергә була.
— Әлеге тармакларга ярдәм кысаларында хуҗалык итүче субъектларга 150 миллион сумнан артык суммага федераль салым ташламалары бирелде. Аларның 47,6 миллион сумы - җәмәгать туклануы предприятиеләренә, 102,9 миллион сумы – көнкүреш хезмәте күрсәтүче предприятиеләргә, — дип хәбәр итте Алексей Гусев.
Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министры белдергән ярдәм чараларының өченче пакеты проектына керту буенча тәкъдимнәр, аерым алганда, урындагы товар җитештерүчеләргә һәм сәүдә челтәрләренә ярдәм мәсьәләләренә кагылды. Аның сүзләренә караганда, пандемия төбәк территориясендә бөтен товар үткәргеч чылбырны төзү һәм шуның белән республиканың «азык-төлек хәвефсезлеген» тәэмин итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтте.
Фото: Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан