+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 ноябрь 2020, 14:18

Икътсадка яңа офыклар ачыла

Икътисади блок һәм эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең өченче пакетына Башкортстан 18,5 миллиард сум акча бүлергә әзер.

Икътисади блок һәм эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең өченче пакетына Башкортстан 18,5 миллиард сум акча бүлергә әзер.

Субсидияләрнең өченче пакеты Халыкара бизнес атналыгына әзер булачак, дип белдерде кризиска каршы штабның чираттагы утырышында төбәк Хөкүмәтенең премьер-министры Андрей Назаров.

Инвестицион сәясәт һәм икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов сүзләре буенча, өченче пакетка 65 чара керәчәк. Кризиста иң зур зыян күргән тармакларның берсе – кулланучылар базары, диләр Министрлар кабинетында.

“Бу тармакларга ярдәм күрсәтү кысаларында хуҗалык субъектларына 150 миллионнан артык суммага федераль салым ташламалары тәкъдим ителгән. Шул исәптән җәмәгать туклануы предприятиеләренә – 47,6 миллион сум, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче предприятиеләргә - 102,9 миллион сум”, – диде сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Җирле эшкуарларга ярдәм күрсәтүдән тыш, Башкортстан туризм өлкәсенә дә ярдәм итәргә әзер – башлыча геопарклар үсешенә, отельләр реновациясен финанслауга, яңа маршрутлар эшләнешен стимуллаштыруга, Русиянең башка субъектларыннан туристларны җәлеп итү исәбенә туроператорларның чыгымнарын өлешчә каплатуга.


Читайте нас