23 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән атналык оператив киңәшмәдә агымдагы елның ун ае нәтиҗәләре буенча төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен яңгыратты.
Шулай итеп, октябрь нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 100,5 процентка җиткән (ун ай эчендә – 97,1 процент), Русия буенча уртача күрсәткечтән артып киткән. Металлургия, автотранспорт чаралары, кием-салым, электр җиһазлары һәм дарулар җитештерү кебек юнәлешләр уңай динамика күрсәткән.
- Статистика мәгълүматлары бездә оптимизм тудыра. Аякка басабыз дип уйлыйм, - диде Радий Хәбиров. - Без производствоны туктатмадык һәм икътисадка ярдәм итү буенча өстәмә чаралар күрдек, бу - уңай нәтиҗә бирә.
Билгеләп үтик, ел ахырына кадәр Башкортстанда икътисадның тотрыклылыгын арттыру чараларының өченче пакеты өстендә эш төгәлләнәчәк, ул якынча 18,5 миллиард сум дип бәяләнә. Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстан Хөкүмәтенә җитештерү күләмнәренең кимүе билгеләнгән сәнәгать тармакларын анализларга кушты. Алар арасында - мебель җитештерү һәм полиграфия эшчәнлеге.
Гыйнвар-октябрь айларында авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3,9 процентка арткан. Төбәктә терлек һәм кош-корт, сөт, бөртекле культуралар җитештерүне арттыралар.
- Алдагы елларда безнең агросәнәгать комплексы 100 процентка кадәр җитмәде. "Авыл сәгате" һәм "Инвестиция сәгате" форматындагы тематик киңәшмәләр нәтиҗәсендә тармакка ярдәм күрсәтүне системалаштырдык. Бу юнәлештә тизрәк хәрәкәт итәргә мөмкин дип саныйм, – диде Радий Хәбиров.