Бәләбәйнең «Автонормаль» заводы шәһәрнең әйдәүче предприятиеләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә «БелЗАН» җәмгыяте автомобиль сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләренә тоташтыру-ныгыту продукциясе озатучы төп предприятие булып тора.
Завод цехларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булды. Предприятиенең генеральный директоры Роман Букарев заводның барлык продукциясе сертификацияләнгән, дип сөйләде. Таможня берлегеннән предприятие продукциясен дөнья базарына чыгару хокукын бирә торган сертификатлар алынган.
Агымдагы елның 10 аенда предприятиенең табышы 3,4 миллиард сум тәшкил иткән, чиста табыш - 79,5 миллион сум. Заводта 2887 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 27 мең сум тәшкил итә.
Заводның генеральный директоры сүзләренә караганда, предприятие 2023 елга кадәр 600 миллион сумлык инвестиция программасы эшләгән. Ул бүгенге көндә булмаган технологияләрне гамәлгә кертергә, шулай ук кайбер технологик операцияләрдә җитештерү егәрлекләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Завод республика җитәкчелеге ярдәменнән башка хәл итә алмый торган проблемалар арасында предприятиенең балансында Бәләбәй өчен бердәнбер биологик чистарту корылмалары булуы да бар. Шуңа күрә предприятие җитәкчелеге аларны республика яисә муниципаль милеккә тапшыруларын сорый.
Тагын бер җитди мәсьәлә — кадрларга кытлык. Бу проблеманы хәл итү өчен Бәләбәй гуманитар-техник колледж базасында предприятие кадрларга кытлык кичергән белгечлекләр буенча укулар оештырырга була.
Арытаба барлык проблемалар да "Сәнәгать сәгате"ндә каралды.
Фото: Башинформ