+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 ноябрь 2020, 13:20

Бәләбәйдә - яңа парк!

Бәләбәйдә "Җырлый торган чишмәләр" паркы проектын тормышка ашыру тәмамланды, аның кысаларында шәһәр буасы яр буен һәм якын-тирә территорияләрне төзекләндерү эшләре алып барылды.

Бәләбәйдә "Җырлый торган чишмәләр" паркы проектын тормышка ашыру тәмамланды, аның кысаларында шәһәр буасы яр буен һәм якын-тирә территорияләрне төзекләндерү эшләре алып барылды.

Узган елда Бәләбәй кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.

Проектның бәясе 231,2 миллион сум тәшкил иткән, шул исәптән 85 миллион сум - Русия, 146,1 миллион сум Башкортстан бюджетларыннан. Шуларның 113 миллион сумы шәһәр буасы яр буен һәм аның янәшәсендәге территорияне капиталь ремонтлауга тотынылган.

- Мин хәтта болай яхшы булыр дип уйламаган да идем. Минемчә, бу - республикада су объекты янында иң яхшы парк. Ул бик заманча һәм функциональ килеп чыкты. Биредә һәр буын кешеләренең ял итүе өчен бөтен нәрсә дә бар. Территория бик матур, искиткеч проект - безнең шәһәрләр үсеше институты, шәһәр командасы казанышы. Бу - бик зур, көйле эш нәтиҗәсе. Бу проектны су объектлары янында парклар булган башка шәһәрләргә дә таратачакбыз, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Яр буенда агач пирслар һәм амфитеатр, шулай ук комлы пляж барлыкка килгән. Пляж зонасында яңа павильоннар,
санузел урнаштырылган. Биредә киенергә, күләгәдә яшеренергә яисә яңгырдан качарга, эчемлекләр сатып алырга, җиңелчә ашап алырга мөмкин.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Читайте нас