+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 ноябрь 2020, 18:20

Индустриаль паркларны үстерү - өстенлекле юнәлеш

"Уфимский" индустриаль паркында ике яңа резидент барлыкка килергә мөмкин һәм 95 эш урыны булдырылачак.

"Уфимский" индустриаль паркында ике яңа резидент барлыкка килергә мөмкин һәм 95 эш урыны булдырылачак.
Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның «Уфимский» индустриаль паркында 20 мең квадрат метр мәйданлы административ бина булган җитештерү комплексын төзү мәйданчыгына эш сәфәре барышында билгеле булды. Комплекс төзелеше «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
- Индустриаль һәм сәнәгать паркларын үстерү - Башкортстан Хөкүмәтенең өстенлекле юнәлеше. Индустриаль парк төзүнең максаты - инвестицияләр җәлеп итү һәм эш урыннары барлыкка килү өчен шартлар тудыру, - диде Андрей Назаров.
«Башкортстан үсеше корпорациясе»нең генеральный директоры Наил Габбасов хәбәр иткәнчә, «Армастил» җәмгыяте тимерчыбык канаты җитештерүне планлаштыра, аңа 350 миллион сум инвестицияләр салыначак. 45 эш урыны булдырылачак. «УТЕКО» җәмгыяте 20 миллион сум инвестиция салып, нефть-газ җиһазлары җитештерүне планлаштыра. кимендә 50 эш урыны булдырылачак.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас