+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 ноябрь 2020, 18:50

Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде, анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде, анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды.

Чишмә районында интенсив типтагы бакчаларны үстерү планнары турында Чишмә җиләк-җимеш питомнигы директоры Рамил Галиуллин сөйләде. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның июлендә Радий Хәбиров эш сәфәре барышында хуҗалыкта булды һәм аның эше белән танышты. Питомник үсешенең гомум концепциясен «Авыл сәгате»нең күчмә утырышында карадылар.

Инвестицияләрнең гомум күләме якынча 2 миллиард сум булган масштаблы проект дүрт стадиядән тора. 2022 елга кадәр дәвам итәчәк беренче этапта хуҗалыкта 80 гектардан артык мәйданда интенсив һәм суперинтенсив типтагы алма бакчаларын нигезләү планлаштырыла. Өстәмә рәвештә җир җиләгенең, кара миләш, карлыганның перспективалы сортларын үстерә башлаячаклар. Бу 145 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«ФНБ Инжиниринг» компаниясе генеральный директоры Евгений Саяпин Благовещендагы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә сыек материаллар белән эш итү өчен сәнәгать насослары һәм җайланмалар җитештерү заводын төзү проектын тәкъдим итте.

Предприятие нефть, химия һәм азык-төлек сәнәгате, коммуналь хуҗалык өчен чимал һәм материалларны дозировкалау, ташу буенча комплекслы инженер чишелешләрен проектлый һәм җитештерә.

Проектка инвестицияләр күләме - 261 миллион сум. Яңа производствода 100дән артык кеше эшләячәк.

«Инвестиция сәгате»ндә катнашучылар проектны Благовещен территориясе резидентлары исәбенә кертүне хуплады. Благовещен районы хакимияте шулай ук Моношәһәрләрне үстерү федераль фондының ташламалы кредитын алуда ярдәм итәчәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас