+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 ноябрь 2020, 08:20

Халыкара бизнес атнасында катнашыгыз!

Русия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Русия тышкы сәясәтенең агымдагы мәсьәләләре буенча брифинг барышында Уфада үтәчәк Халыкара бизнес атнасын игълан итте.

Русия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Русия тышкы сәясәтенең агымдагы мәсьәләләре буенча брифинг барышында Уфада үтәчәк Халыкара бизнес атнасын игълан итте.

- Форумның максаты - дөньяда килеп туган икътисади ситуациядә бизнесны үстерүнең төп мәсьәләләрен ачыклау һәм тикшерү. Бизнес атнасында теркәлгән 10 меңгә якын кеше онлайн катнашыр, ә тамашачылар миллионлаган кеше булыр дип көтелә, — диде Мария Захарова.

Ул, быел Русия ШОС һәм БРИКС илләренең рәисе булып тора, дип өстәде. Ил лидерларының очрашуын күчерүгә карамастан, тематик чаралар һәм форумнар онлайн-форматта дәвам итә.

Уфада үтәчәк Халыкара бизнес атналыгының эшлекле программасы тулаем икътисадка, шулай ук ШОС и БРИКС илләренең кече һәм урта эшкуарлык темаларына, туризм һәм экспортка багышлана.

- Дүрт көн, 33 мәйданчык, 50 сәгать профессиональ дискуссияләр һәм бизнесның барлык өлкәләрендәге проблемаларга тулы төшенү. Хәзер бу мәсьәләләр буенча дөнья тенденцияләре киселешендә фикер алышу мөһим, чөнки чынбарлык Башкортстанда гына түгел, бөтен дөньяда үзгәрде. Элекке кебек хәзер булмый. Ә без хәзер ничек хәл итәчәкбез һәм нинди чаралар күрәчәкбез - шулай булучак, — дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас