+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 ноябрь 2020, 08:15

Уфада "Cosmopolitan"ның мода күргәзмәсе узачак

8 декабрьдә Уфада үтәчәк Халыкара бизнес атнасында "Cosmopolitan"ның "Чиксез мода: Башкортстан - милли караш" дип аталган мода күргәзмәсе үтәчәк.

8 декабрьдә Уфада үтәчәк Халыкара бизнес атнасында "Cosmopolitan"ның "Чиксез мода: Башкортстан - милли караш" дип аталган мода күргәзмәсе үтәчәк.

Проектның төп максаты - төбәкләрдә җиңел сәнәгать индустриясенә игътибар юнәлтү, Русия дизайнерлар берләшмәсен җәлеп итү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, шулай ук яңа дизайнер эшен башлаучылар белән тәҗрибә уртаклашу.

Шулай ук, күргәзмә кысаларында конкурс та узачак. Мәҗбүри шарт - «синергия» концепциясендә образ, төгәлрәге, заманча тенденцияләрне һәм милли мотивларны бергә үреп алып бару. Төбәкнең милли үзенчәлеген исәпкә алып, образда бердән дә ким булмаган шәхси уйланган элемент та булырга тиеш.

Модельгә тәкъдим ителгән образны фотога төшереп, түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: cosmopolitan.russia@cosmo.ru. Аңа "Чиксез мода" дигән тамга язып куегыз.

Жюри cosmo.ru сайтында ачык тавыш бирүдә катнашачак эшләрне сайлап алачак. Конкурста катнашу өчен гаризаны 4 декабрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Онлайн-тавыш бирү 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, 15 декабрьдә җиңүче игълан ителәчәк.

Шуны билгеләргә кирәк: Уфа Сosmopolitanның "Чикләрсез мода" проектының беренче территориясе булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас