Аның алдында бу өлкәдәге эшчәнлекне яңа югарылыкка күтәрү бурычы куела.Коронавирус пандемиясе, энергия ресурслары бәясе төшү соңгы чордагы иң көчле икътисади кризиска китерде.Әйтергә кирәк, кризис язын фаразлаганга караганда күпкә көчлерәк булып чыкты. Байтак компанияләрне алда авыр чор көтә. Ләкин шуны да онытырга ярамый, кризис гадәти эш шартлары үзгәрү, клиентлар китү яки бизнесны югалту белән генә чикләнми. Бу шулай ук тотрыклы стереотипларны җимерү һәм яңа мөмкинлекләр эзләү дә. Икътисади өзеклек предприятиеләр стратегиясен яңадан карарга, бизнесны үстерүнең яңа юлларын эзләргә мәҗбүр итә.Әйе, республикадагы бик күп төп күрсәткечләр илдәге уртача саннардан югарырак, без инвестиция хәвефе минималь булган төбәкләр төркеменә карыйбыз. Барлык социаль бурычлар да үтәлә. Әмма бу әлеге шартларда һич кенә дә тынычланырга кирәк дигән сүз түгел. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан чакыра” инвестиция форумындагы чыгышында әйткәнчә: “...мул тормышта яшәү өчен күп эшләргә кирәк. Икътисадыбыз тотрыклы һәм нәтиҗәле булсын өчен. Яңа предприятиеләр, яңа эш урыннары барлыкка килсен һәм яхшы хезмәт хакы булсын өчен. Шуңа күрә хәзер боларны тормышка ашыру өстендә эшлибез”.Арытаба да өзеклекләргә юл куелмасын өчен икътисади тотрыклылыкны сакларга, яңа инвестиция проектларын тормышка ашырырга кирәк. Гомумән, аеруча соңгы ике елда, Башкортстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү көн кадагыннан төшми. Республиканың җәлеп итүчәнлеген арттыру инвестиция мохитен арытаба да яхшырту, гомум социаль-икътисади торышны арттыру өчен бик мөһим.Бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштыру халыкның тормыш сыйфатын югарырак баскычка күтәрү, гомумән, республиканы уңышлы төбәкләрнең берсенә әверелдерү максатын куя. Хәбәр ителүенчә, Башкортстанда күптән түгел гомум бәясе ике триллион сумлык төбәкара проект өстендә эш башланды, ул 50 инвестиция проектын берләштерергә тиеш.Озакламый, алда бәян ителгән максатларга ирешү адымы буларак, Башкортстанда Инвестицияләр җәлеп итү үзәге ачылачак. Бу хактагы тиешле документка узган атнада республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров кул куйды. Карардан күренүенчә, бу Үзәк даими эшләүче координация-киңәшмә структурасы булачак, ул инвестиция сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттыру белән шөгыльләнәчәк.Үзәк белән җитәкчелек итү беренче вице-премьер, Башкорт-станның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратовка йөкләтелде. Үзәк составына торак-коммуналь ху-җалык министры Борис Беляев, Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марина Болычева, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, сәүдә министры Алексей Гусев, Башкортстанның үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов һәм башка җаваплы вәкилләр керәчәк. Инвестицияләрнең еллык үсешен тәэмин итү, законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм көнүзәк проблемаларны хәл итү Үзәкнең төп максатлары итеп билгеләнде.Республиканың мөмкинлек-ләрен төрле дәрәҗәдә таныту юнәлешендә узган атнада янә бер мөһим адым ясалды. Атап әйткәндә, Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы Бөтендөнья инвестиция агентлыклары ассоциациясенә (WAIPA) керде. Тиешле күрсәтмәгә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. “Әлеге карар республикага дөньяда танылуны арттырырга ярдәм итәчәк, төбәкнең инвестицион климатын яхшыртачак. Ассоциациягә керү чит илләр бизнес структуралары арасында ышаныч статусын арттырачак, Башкортстанны бөтен дөньяга чыгарырга ярдәм итәчәк, шулай ук чит ил инвесторларын төбәккә җәлеп итү өчен шартлар тудырачак”, — дип билгеләп үтте Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов әлеге вакыйга уңаеннан. Аның белдерүенчә, республикада дөньяның иң эре инвесторлары белән эшләүгә юл ачылачак, шулай ук төбәкнең потенциалын тулырак итеп һәм киң даирәгә тәкъдим итү мөмкинлеге барлыкка килә.WAIPA — халыкара автономияле коммерция карамагында булмаган оешма, 1995 елда Женевада нигезләнгән. Хәзерге вакытта дөньяның 162 иленнән 252 инвестицион агентлыкны берләш-терә.Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.