+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 декабрь 2020, 09:30

Завод кадрларны үзе әзерләячәк

Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев Баймак кою-механика заводы генеральный директоры Алексей Мурахтин белән очрашты, алар берничә мөһим мәсьәлә турында фикер алышты.

Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев Баймак кою-механика заводы генеральный директоры Алексей Мурахтин белән очрашты, алар берничә мөһим мәсьәлә турында фикер алышты.
Завод эшче кадрларга кискен ихтыяҗ кичерә. Тимер кыручылар, башка эшчеләр кирәк. Карарларның берсе - эш бирүче яшь белгечләрне үзе әзерләргә тиеш. Урал арьягы агросәнәгать колледжы базасында тимер кыручылар әзерләү турында килешүгә кул куелды. Предприятие, үз чиратында, уку йортына практика узу өлешендә ярдәм итәргә әзер, исемле стипендияләр һәм бер тапкыр түләнә торган акчалата түләүләр булырга мөмкин.
Фото: baimak.bashkortostan.ru
Читайте нас