Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары - Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов рәислегендә «Алга» махсус икътисади зонасы эксперт советының өченче утырышында «Заспорт» һәм «Азимут» компанияләре җитәкчеләре үзләренең бизнес-планнарын якладылар. Җитештерүгә барлыгы миллиард сумга якын инвестиция салыначак.
«Заспорт» фабрикасының генеральный директоры Евгений Романов спорт киемнәре җитештерү буенча автоматлаштырылган тегү фабрикасы булдыру проектын тәкъдим итте. Ул Adidas, Rebok, Nike, Columbia һәм Bosco Sport кебек танылган брендларга көндәшлек итәчәк. Беренче продукцияне чыгару 2022 елның өченче кварталында планлаштырылган. Инвестор проектка 430 миллион сум салачак. 289 эш урыны булдырылачак.
Органик эреткеч һәм салкын пластик нигезендә юл буявы җитештерү буенча инновацион завод төзү проектын "Азимут" юл билгеләре заводы генераль директоры Дмитрий Архипов яклады. Заманча немец җиһазлары, шулай ук технологлар тарафыннан эшләнгән уникаль рецептлар файдаланылачак. Бу Русия һәм БДБ илләре базарларында аналоглары булмаган югары сыйфатлы буяулар һәм пластиклар чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Биредә инвестицияләр күләме 500 миллион сумнан артып китәчәк, 40лап кеше эш белән тәэмин ителәчәк.
Әлеге ике бизнес-планны яклау белән республика Русия Хөкүмәте белән 2020 елда резидентлар саны буенча «Алга» махсус икътисади зонасын булдыру турында килешү параметрларын үтәде диярлек. Ике проект та - заманча һәм кирәкле, дәүләт сәясәтенең соңгы трендларына һәм глмумдәүләт проектларны гамәлгә ашыру максатларына туры килә.