+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 декабрь 2020, 08:40

Суд карар чыгарды

Башкортстан Арбитраж суды Русия Генпрокуратурасының "Башкортстан сода компаниясе"(БСК) акцияләрен алу турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде.

Башкортстан Арбитраж суды "Башкортстан сода компаниясе"(БСК) акцияләрен ләүләт файдасына алу турында Генпрокуратура дәгъвасын канәгатьләндерде. Бу хакта РБКга судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Суд карары нигезендә, "Башкортстан сода компаниясе"нең "Региональ фонд", "Башкортстан химиясе" җәмгыятьләре һәм "Башкортстан химиясе" Сәүдә йорты законсыз хуҗа булып торган 95,72 процент акцияләре Русия Федерациясе файдасына кайтарылырга тиеш. Генпрокуратура 2020 елның августында БСК акцияләрен Росимуществога тапшыру таләбе белән дәгъва бирде. Күзәтчелек органы соравы буенча суд компаниянең кыйммәтле кәгазьләрен тәэмин итү чарасы буларак кулга алды. Октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк хакимиятенең Генпрокуратура дәгъвасын хуплавын белдерде. Аның сүзләренәчә, акцияләр Росимуществога күчкәндә "Башкортстан сода компаниясе" белән идарә итүдә республиканың мәнфәгатьләренә зыян килми, ә киресенчә, позиция ныгый. Башкортстан Башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, суд карарыннан соң, БСК мәсьәләсе буенча Радий Хәбировның позициясе үзгәрмәгән. Республика җитәкчесе сүзләренчә, суд процедуралары тәмамлангач һәм корпоратив идарә итү форматы турында карар кабул ителгәннән соң, БСК производствоны модернизацияләүгә һәм экологик сәясәткә аерым игътибар бирергә тиеш. Фото: bashinform.ru
Читайте нас