Башкортстанда агымдагы елның тугыз аенда финанслауның барлык чыганаклары буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 209,6 миллиард сум тәшкил иткән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 4,3 процентка яки 22,5 миллиард сумга күбрәк. Мондый мәгълүматларны төбәкнең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә әйтте.
Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айлары йомгаклары буенча төп капиталга инвестицияләр номиналь күрсәткече буенча республика илдә - 13нче урынны һәм Идел буе федераль округында икенче урынны били.
Инвестиция күрсәткечләренең уңай динамикасына аеруча файдалы казылмалар чыгару (15,5 процентка үсеш), электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү (43,5 процентка үсеш) предприятиеләре зур өлеш кертте. Авыл хуҗалыгында һәм балыкчылыкта үсеш 20,2 процент тәшкил итте.
– «Алга» махсус икътисади зонасы резидентлары реестрына дүрт компания керде инде. Алар 8 миллиард сумнан артык инвестиция кертергә һәм 1000нән артык яңа эш урыны булдырырга планлаштыралар, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов. - Тагын ике дәгъвачының гаризасын карыйбыз. Алты инвестпроект буенча төп капиталга якынча 10 миллиард сум инвестиция җәлеп ителәчәк, 1,5 мең яңа эш урыны булдырачакбыз. Инвесторларны җәлеп итүнең төп механизмы булып өстенлекле инвестицион проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү тора.
Республика Башлыгы инвестицияләр җәлеп итү буенча муниципалитетларның эшен анализларга кушты.
- Шәһәр яки районның мөстәкыйль рәвештә республика ярдәменнән башка ничек инвестор табылуын белү кызык, - диде Радий Хәбиров. – Бу урындагы хакимиятләр эшенең нәтиҗәлелеге ягыннан ачык һәм гадел булыр иде. Гомумән алганда, хәрәкәт бара. Икътисадыбыз эш хәлендә. Әмма инде киләсе ел турында уйларга кирәк. Без уңай үсеш тәэмин итәргә тиеш.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.