+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 Декабря 2020, 07:25

Башкортстандагы үзәк дөнья дәрәҗәсендә булачак!

Ул төбәк үсешен бөтенләй яңа югарылыкка чыгарырга тиеш.

Ул төбәк үсешен бөтенләй яңа югарылыкка чыгарырга тиеш.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары вазыйфада тәүге эш көннәреннән үк стратегик максат итеп билгеләгән һәм бу юнәлештә колачлы эшчәнлек җәелдергән башлангыч узган атнада дәүләт дәрәҗәсендә яклау һәм хуплау табып, тормышка ашыруга фатыйха һәм тиешле финанс нигез алды. Республика конкурс сайлап алуында җиңде һәм төбәккә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия гыйльми-белем бирү үзәген үстерү өчен федераль казнадан колачлы ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин хәбәр итте.

— Бу атнада ил Хөкүмәте гыйльми-белем бирү үзәкләре арасында конкурс сайлап алуына йомгак ясады, җиңүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Җәмгысы биш үзәк сайлап алынды, аларның күпчелеге — төбәкара дәрәҗәдәгеләр. Алар үзләрендә әйдәүче университетларны, гыйльми оешмаларны, икътисадның реаль секторында эшләүче компанияләрне берләште­рәчәк. Нәкъ менә шушындый үзәкләр базасында тикшеренү­ләрнең һәм эшләнмәләрнең заманча моделен корырга, колачлы фәнни-технологик мәсьәләләрне хәл итү өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләргә мөмкин, дип уйлыйм. Мондый үзәкләрне арытаба үстерү безгә Президент билгеләгән бурычларны үтәп кенә калмыйча, ватан фәнендә дөнья дәрәҗәсендәге казанышларга ире­шү һәм Русия төбәкләренең гыйльми потенциалын күтәрү мөмкинлеге дә бирәчәк, — диде Михаил Мишустин.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан заявкасын 30 ноябрьдә ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко видеоконференция төрендә үткәргән Гыйльми-белем бирү үзәкләре Советы утырышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров тәкъдим итте.
— “Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге Евразия гыйльми-белем бирү үзәге төзибез. Ул без­нең өчен стратегик әһәмияткә ия. Үзәк инвестицияләр күләмен арттыру, икътисадны технологик мо­дер­­ни­зацияләү, фәнне, мәгарифне һәм бизнесны интеграцияләү кебек өстенлекле бурычларны хәл итәргә булышлык итәчәк. Болар барысы кешелек капиталының артуы белән билгеләнәчәк, — диде моңа бәйле Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров.
Радий Фәрит улы билгеләвенчә, республикада дөнья дәрәҗәсендәге гыйльми-белем бирү үзәге төзү өчен барлык тиешле шартлар һәм ресурслар бар. Аерым алганда, Башкортстанда куәтле нефть-химия, авиация сәнәгате, машина төзелеше, аграр, фармацевтика һәм туристик-рекреацион кластерлар бар. Биш алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе һәм “Алга” аерым икътисади зона булдырылды. Республиканың куәт-ле гыйльми-белем бирү базасын исә бөтен дөньяда танылу алган гыйльми мәктәпләр һәм заманча лабораторияләр билгели. Төбәкнең югары уку йортлары Русиянең һәм дөньяның әйдәүче корпорацияләре белән хезмәттәшлек итә һәм мәга­риф экспортын елдан-ел арттыра бара. Башкортстанның дөньяның йөздән артык дәүләте белән актив рәвештә сәүдә-икътисади һәм гуманитар бәйләнеш­ләрне үстерүе дә республикада дөнья дәрәҗә­сендәге Евразия гыйльми-белем бирү үзәген формалаштыруга булышлык итә.
Нәрсә соң ул дөнья дәрәҗә­сендәге Евразия гыйльми-белем бирү үзәге? Ул ни рәвешле оештырылачак, нәрсәләрне үз эченә алачак һәм кайсы юнәлешләрдә эшчәнлеген җәелдерәчәк? Бу җәһәттән утырышта билгеләнүенчә, проектның юл картасы алдынгы һәм технологик яктан нәтиҗәле 95 карарны тормышка ашыручы, тө­бәктә 70 аерым производство ачуны, ике яңа компетенцияләр үзәген булдыруны һәм тагын бер аерым икътисади зона төзүне үз эченә ала. Югары уку йортларын куәтле бердәм гыйльми үзәккә интегра­цияләү исә дүрт меңнән артык бел­гечкә тикшеренүләр алып бару өчен яңача шартлар тудырачак, шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге өч лаборатория булдырылачак. Болардан тыш, Башкортстанда биш мең урынга вузара кампус төзелеше проекты да әзерләнгән, аны тормышка ашыру яшьләрнең республикадан читкә укырга китүенә бәйле мәсьәләне тамырдан хәл итү мөм-кин­леге бирәчәк. Гыйльми эшлән-мәләрне сәнәгать производствосына кертү өчен ике индустриаль парк төзеләчәк, алар 20 яңа предприятие үсешенә ярдәм итәчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә шулай ук республикада укучы чит ил студентлары саны — 10 мең кешегә, төбәккә туристлар агымы 750 мең кешегә артыр дип көтелә.
Әйтергә кирәк, проект чараларын тормышка ашыру өчен 2024 елга кадәр төбәккә 40 миллиард сумнан күбрәк акча юнәлтү күздә тотыла. Аерым алганда, техноген проектларны тормышка ашыруга гына да 8 миллиард сум чамасы салыначак. Аның каравы, шул исәптән әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә дә алдагы биш елда республикада җитештерелгән тулай төбәк продукты күләме 17,2 процентка артып, 2 триллион сумга җитәргә тиеш. Шушы ук чорда төп капиталга инвестицияләр күләме әлеге 297 миллиард сумнан 448 миллиард сумга җитәчәк дип күзал­лана.
Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия гыйльми-белем бирү үзәге составына Башкортстанның әйдәүче алты университеты, өч фәнни учреждениесе һәм икътисадның реаль секторында эшләүче егерме оешма кергән. Үзәк эшчәнлеге программасына ярашлы, “Яңача яшәү мохите”, “Санлы һәм “яшел” химия, энергетика”, “Биомедицина һәм генетика”, “Инжиниринг һәм әйдәүче производство технологияләре” юнәлешләре буенча 10 технологик проект билгеләнгән.
Совет утырышында катнашучылар Башкортстанда дөнья дәрә­җәсендәге Евразия гыйльми-белем бирү үзәге төзү проектын бертавыштан хуплап, аны мотлак тормышка ашыру кирәклеген сызык өстенә алды.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Һичшиксез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы, гаять зур тырышлыгы белән, һәм, әлбәт­тә, аның турыдан-туры катнашлыгында республикада дөнья дәрәҗә­сендәге Евразия гыйльми-белем бирү үзәге төзелү төбәктә бихисап глобаль һәм стратегик әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү мөмкин­леге бирәчәк. Беренчедән, республикада федераль гына да түгел, дөнья дәрәҗәсендәге гыйльми-белем бирү үзәге булу һәм алты югары уку йорты аның составына керү инде берничә дистә ел көн кадагында булган яшьләрнең читкә китү мәсьәләсен гамәлдән чыгарачак, дияргә кирәк. Ә яшьләр үзебезнең төбәктә кала икән, бу, димәк, халык хуҗалыгының төп тармакларын яшь белгеч кадрлар белән нәтиҗә-лерәк тәэмин итү дә, демография хәленең дә сизелерлек яхшыруы дигән сүз. Икенчедән, үзәк базасында 70 яңа серияле производство, ике компетенцияләр үзәге, бер Аерым икътисади зона ачылачак икән, бу, аңлашыла, республикада җитештерү тармагын да бөтенләй яңа баскычка күтәрәчәк. Ә инде производствоны Үзәк­тә эшләнәчәк фән казанышлары ниге­зендә үстерү исә Башкортстан продукциясенә дөнья базарын яулау өчен яңа офыклар ачачак. Ягъни, моннан чыгып, төбәкнең икътисади хәле дә сизелерлек яхшырачак, дигән сүз. Монысы исә инде Башкортстанда яшәүче һәркемнең социаль-икътисади хәле яхшырачак дигәнне аңлата.
Кыскасы, дөнья дәрәҗәсендәге үзәк барлыкка килү төбәк тормышында гаять мөһим үзгәрешләр һәм казанышлар вәгъдә итә. Бу җәһәттән, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның гаять зур тырышлыгы белән ирешелгән проектны тормышка ашыручылар да сынатмас дигән теләктә калыйк.

Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас