+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 декабрь 2020, 16:50

Бизнеска янә ярдәм күрсәтеләчәк!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елгы Халыкара бизнес атналыгының пленар утырышында пандемия шартларында бизнеска ярдәм итү чараларының өченче пакетын кабул итүне анонслады. Аңа беренче һәм икенче пакетның иң яхшы тәкъдимнәре тупланачак.

Чараларның өченче пакеты шулай ук тәкъдимнәрне исәпкә алып һәм бизнес-даирә белән актив консультацияләр нәтиҗәсендә эшләнгән. Төбәк Министрлар кабинеты салым преференцияләренә, милеккә, заем финанславына ярдәм итүгә, бизнес чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү рәвешендә турыдан-туры финанс ярдәменә басым ясарга планлаштыра.

Беренче һәм икенче пакет кысаларында Башкортстанда 1,2 мең оешма дәүләт ярдәме алды инде. Аерым алганда, 376,8 миллион сумга 20 сәнәгать предприятиесенә ярдәм бүленгән, алар шәхси саклану һәм дезинфекцияләү чараларын чыгаруны үзләштергән. 100 миллион сум җиңел сәнәгать компанияләренә бүленгән. 50 миллион сумлык җиһазлар сатып алу планлаштырылган. Тагын 40 миллион сумны урман сәнәгате оешмалары һәм 330 миллион сумны эшкуарлыкны үстерү муниципаль программалары алган.

Гомумән алганда, Башкортстанда икътисадның тотрыклылыгын арттыру буенча беренче һәм икенче пакетларның ярдәме кысаларында 30 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Фото: Башинформ

Читайте нас