+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 декабрь 2020, 08:40

Күрше төбәкләр белән сәүдәне ничек үстерергә?

Башкортстанда күрше төбәкләр белән сәүдә үсешенең яңа механизмын булдыру мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта Халыкара бизнес атнасында тематик сессия барышында республика сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.

Башкортстанда күрше төбәкләр белән сәүдә үсешенең яңа механизмын булдыру мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта Халыкара бизнес атнасында тематик сессия барышында республика сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.
- Күрше субъектлар белән сәүдә үсеше кысаларында без бонд зоналарын төзү системасын актив эшләячәкбез, - дип белдерде Алексей Гусев. - Бонд зоналары - таможня складлары, алар складтагы продукцияне сату вакытында барлык кирәкле пошлиналарны түләүгә чыгымнар тотарга мөмкинлек бирә. Бу - чик буе сәүдәсен үстерү өчен зур ярдәм, әлеге процессны сизелерлек гадиләштерә һәм тизләтә.
Тышкы товар әйләнеше күләме буенча Башкортстан Русия субъектлары арасында 22нче урында тора. Башка төбәкләр буенча үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, асылда тышкы товар әйләнеше склад мәйданнарының зурлыгына турыдан-туры бәйле, һәм республиканың үсеш өчен потенциалы бар.
- Башкортстан - үз территориясендә берьюлы өч федераль трасса (М-5, М-7 һәм Р-240) булган төбәкләрнең берсе, - дип билгеләп үтте Алексей Гусев. - Логистика күзлегеннән караганда, безнең географик урыныбыз бик отышлы. Моннан тыш, 500 чакрым радиуста 6 миллионлы шәһәр урнашкан, аларда 22 миллионга якын кеше яши. Бу - гарантияләнгән сату базары.
Фото: ravitelstvorb.ru
Читайте нас