Бүген “Алга, Башкортстан!” актив инвесторлар клубының икенче утырышы узды.
9 декабрьдә Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс-холлында Халыкара бизнес атнасы кысаларында “Алга, Башкортстан!” актив инвесторлар клубының икенче утырышы узды. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук төбәк территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы компанияләр вәкилләре катнашты.
— Бүген монда эре предприятиеләр җитәкчеләре җыелган, һәм сезгә күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, — диде Радий Хәбиров. — Без бергә катлаулы чорны узабыз. Әмма, барлык кыенлыкларга карамастан, республикага инвестицияләр үсеше 4 проценттан артык. Бу күп очракта сезнең эшегез аркасында башкарыла. Без инвестицияләр җәлеп итү өчен мөһим инструмент — “Алга” махсус икътисади зонасы алдык. Мин 2021 елда анда беренче производство барлыкка килер дип ышанам, һәм без территорияне киңәйтү турында уйлый алабыз. Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең дөньякүләм дәрәҗәдәге федераль статус алуы да мөһим вакыйга булды. Бу мәйданчык фән һәм җитештерү казанышларын берләштерәчәк. Без аңа, шул исәптән республикадан читтә урнашкан предприятиеләр ягыннан да, зур кызыксыну тоябыз.
Башкортстан Башлыгы иң актив инвесторларга һәм бизнес вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.