-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 декабрь 2020, 22:45

Бизнеска янә ярдәм чаралары әзерләнде

Башкортстанда пандемия шартларында бизнеска ярдәм итунең өченче пакеты яңа елга кадәр кабул ителәчәк.

Башкортстанда пандемия шартларында бизнеска ярдәм итунең өченче пакеты яңа елга кадәр кабул ителәчәк.

Бу хакта Уфада Халыкара бизнес атналыгы кысаларында республика икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча кризиска каршы штаб утырышында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров сөйләде.

- Беренче ике пакетны гамәлгә ашыруны нәтиҗәле дип бәялибез. Пандемия нәтиҗәләре киләсе ел дәвамында булачак. Ел ахырына кадәр ярдәм чараларының өченче пакетын компанияләр ярдәмнән файдалана алсын өчен кабул итәргә һәм эшне башлап җибәрергә тиеш. Хәзер тәкъдим ителгән чараларны ике өлешкә бүлергә мөмкин. Шуңа күрә, ике якны аңлап, республика Хөкүмәте һәм бизнес турында сүз бара, без һәр чараны тагын бер кат тикшерергә тиеш. Киләсе атна дәвамында эшләп бетереләчәк өченче пакетны тапшырырга кирәк, - дип сөйләде Андрей Назаров.

Өченче пакет кысаларында чаралар туристлык, инвестицион эшчәнлек, авыл хуҗалыгы, сәүдә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә, мәгариф һәм сәнәгать предприятиеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Читайте нас в