+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 декабрь 2020, 17:40

Казахстан белән хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Халыкара бизнес форумы кысаларында Казахстан делегациясе белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү башлангычлары турында фикер алышты.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Халыкара бизнес форумы кысаларында Казахстан делегациясе белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү башлангычлары турында фикер алышты.

- Казахстан Башкортстан өчен төп партнер һәм якын күршебез булып тора. Безнең хезмәттәшлекнең тормышка ашырылмый торган зур потенциалы бар, ул, булган чикләүләргә карамастан, якын арада шактый киңәйтелергә мөмкин, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Башкортстан Хөкүмәте Казахстанның кайбер төбәкләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде, алар уртак эш өчен хокукый нигез булып тора. Шулай ук Башкортстан җитәкчелеге Нурсолтан шәһәрендә вәкиллек ачуны планлаштыра, бу Башкортстан белән Казахстан арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Очрашу барышында катнашучылар экспорт-импорт мөнәсәбәтләрен үстерүгә басым ясады. Узган ел нәтиҗәләре буенча Казахстан Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә 4нче урында тора.

- Алексей Николаевич белән очрашуда (Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры) без сәүдә башлангычларын карадык. Бу өлкәдә хезмәттәшлекне көчәйтәчәкбез, - дип хәбәр итте Казахстанның Русия Федерациясендәге Илчелегенең киңәшче-илчесе Нурҗан Каджиәкбаров.

Моннан тыш, Башкортстан һәм Казахстан сәнәгать, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә ниятли.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас