+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 декабрь 2020, 10:10

Помидор, алма кыйммәтләнерме?..

Әзербайҗаннан алма һәм помидор импортын чикләделәр.

Әзербайҗаннан алма һәм помидор импортын чикләделәр.

"Россельхознадзор" бүгеннән Русиягә Әзербайҗаннан помидор һәм алма импортына чик куйды. Күзәтчелек ведомствосы, кичә язганыбызча, бу продукцияләрдә корткычлар булуын ачыклаган. Шулай ук, 14 декабрьдән Әрмәнстанның Армавир өлкәсе помидорын да илгә кертү туктатыла.

Санкцияләр Башкортстанда яшелчә һәм җиләк-җимеш базарында ничек чагылыш табачак соң? "Әзербайҗаннан Башкортстанга әлеге продукцияне турыдан-туры китерү моңа кадәр дә булмады", дип хәбәр иттеләр "Россельхознадзор"ның төбәк идарәсендә. Ведомствода, республикага турыдан-туры Үзбәкстан, Төркмәнстан һәм Казахстаннан гына яшелчәләр китерелә, дип аныкладылар. Быел бу илләрдән Башкортстанга 664,04 тонна помидор һәм 74,49 тонна алма кайтарылган.

Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында аңлатуларынча, Әзербайҗаннан помидор һәм алма импортын тыю республиканың кулланучылар базарына сизелерлек йогынты ясамаячак, чөнки әлеге дәүләтнең республика товар әйләнешендә продукция өлеше аз – 5 проценттан кимрәк. "Халыкара интеграция һәм сәүдә мөнәсәбәтләренең глобальләшүе шартларында Әзербайҗан безнең республикага помидор һәм алма сатучы бердәнбер ил түгел, һәм ритейлерлар әлеге күләмдәге продукцияне башка илләрнекенә алыштырачак", - дип аңлатты Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Фото: ТАСС
Читайте нас