"КамАЗ" компаниясе Мәскәүдә "Кама-1" исемле электромобиль белән таныштырды.
Аны Санкт-Петербург политехник университетында (СПбПУ) проектлаганнар. “КамАЗ”да хәбәр итүләренчә, электромобиль барлык сынауларны һәм сертификатлауны узган. "Кама-1" өч ишекле кроссовер һәм дүрт кешегә исәпләнгән. Ул зарядкасыз 250 километрга кадәр юл үтәргә, тизлекне сәгатенә 150 километрга кадәр җиткерергә һәм 50 градуслы суыкларга бирешмәскә сәләтле. Сәгатенә 100 километрга кадәр тизлеккә 6,7 секунд эчендә ирешә.
Автомобильнең озынлыгы - 3,4, киңлеге - 1,7, биеклеге 1,6 метр, клиренсы - 160 миллиметр тәшкил итә.
Русия автомобиль басмалары автомобильне шулай ук элек "КамАЗ" чыгарган "Ока" белән чагыштыра. Электромобильгә 33 киловатт-сәгать сыйдырышлы литий-ион аккумуляторы һәм 80 киловатт куәтле электр двигателе куелган. Аккумулятор, электр челтәренә тоташтыргач, алты сәгать эчендә тулысынча көч ала, ә батареяга тиз арада 70-80 процент зарядка бирү өчен 20 минут вакыт җитә. Электромобильнең якынча бәясе 1 миллион сумга якын булачак диләр. Елына 24 мең берәмлек чамасы шундый машина җитештерү планлаштырыла.
Фото:ТАСС.