Азык-төлек хакларын контрольдә тотарга кушып, ул Хөкүмәткә күрсәтмә бирде.
Властьлар төп азык-төлеккә бәяләрне көйләячәк, аларның чамасыз кыйммәтләнүенә юл куймаячак. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков сөйләде.
Әлбәттә, базар икътисады кагыйдәләрен үзгәртмәячәкләр, ә бәяләрне төшерү өчен яңа механизмнар кулланачаклар. Гадәттә андый механизмнар җитештерүчеләр һәм сатучыларга карата кулланылучы салым сәясәтеннән гыйбарәт була.
Песков сүзләренчә, бәяләр арту аркасында халык каза күрә, ә кемдер өстәмә табыш ала. Ул шулай ук русиялеләрнең Путинга бәяләр үсүнең сәбәпләре турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итүе турында сөйләде. Моннан тыш, РФ Президенты Русиянең профильле ведомстволарыннан бәяләр арту турында мәгълүмат ала.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Русиядә азык-төлеккә бәяләр үсү инфляцияне узып киткән. Узган елның декабрь ахырыннан шикәр - 72,7, көнбагыш мае - 25,9, йомырка 4,9 процентка арткан.
Фото: РИА Новости.