Бүгенге шартларда моңа ирешү җиңел түгел.
Җитештерүчеләр, күмәртәләп һәм ваклап сатучылар дүшәмбегә, 14 декабрьгә, шикәр һәм көнбагыш маена бәяләр чикләрен билгеләргә тиеш.
Бер килограмм шикәр комы өчен күмәртә бәясе - 36 сум, ваклап сату - 45 сум. 1 литр көнбагыш мае өчен 95 һәм 110 сум булачак. Хәбәр ителгәнчә, социаль әһәмиятле продуктлар базарын тотрыкландыруны таләп итеп, Президент Путин һәм Премьер-министр Михаил Мишустин күрсәтмә бирделәр.
Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгыннан “РБК Уфа"га хәбәр итүләренчә, 7 декабрьгә төбәктә 1 кило шикәрнең уртача бәясе 48,27 сум тәшкил иткән. Башкортстан сәүдә ассоциациясе федераль сәүдә челтәрләре белән берлектә әлеге продуктка бәяләрне арттыруга юл куймау буенча сөйләшүләр алып барыла.
"Пандемиянең беренче дулкыны башланганнан бирле барлык сәүдә челтәрләре белән азык-төлек продуктларына бәяләрне нигезсез арттырмау турында килешүгә ирешелде инде", - дип хәбәр итте сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев. Шул ук вакытта Гусев билгеләп үткәнчә, халыкара интеграция һәм глобальләшү процесслары кысаларында, шикәр, кайбер чимал продуктлары кебек үк, биржа товарына әйләнде.
"Аңа бәяләр биржа котировкалары артыннан үзгәрә, һәм дөнья бәяләренә һәм валюталар курсының үзгәрүенә бәйле. Әлеге ситуациядә җитештерүчеләргә продукцияне чит илгә җибәрү отышлырак, шуңа күрә эчке базарда бәяләр дә үсә», - дип саный министр.
Гусев фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең бәяләр индексы агымдагы елның 10 аенда гомум азык-төлек бәяләр үсешен 1,4 процентка узып китте (авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең бәяләр индексы - 5,6%, азык-төлек товарларына бәяләр индексы - 4,2%).
Фото:РБК Уфа