-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 декабрь 2020, 15:33

"Төп өстенлек - социаль йөкләмәләрне үтәү..."

Агымдагы елның 11 аенда Башкортстанның берләштерелгән бюджетына 227 миллиард сум чамасы табыш кергән, шул исәптән 145,3 миллиард сум - салым һәм салым булмаган керемнәр.

Агымдагы елның 11 аенда Башкортстанның берләштерелгән бюджетына 227 миллиард сум чамасы табыш кергән, шул исәптән 145,3 миллиард сум - салым һәм салым булмаган керемнәр.

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың финанс министры Лира Игътисамова хәбәр итте.

- Республика салым һәм салым булмаган керемнәр кимүне компенсацияләүгә 14,7 миллиард сум алды. Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан койка фондын җәелдерүгә, дәваханәләрне җиһазлар белән тәэмин итүгә, даруларга һәм яклау чараларына, медицина һәм социаль хезмәткәрләргә түләүләрне стимуллаштыручы, балалар һәм эшсез гражданнарга пособиеләр түләүгә, башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез тукландыруны оештыруга зур ярдәм күрсәтелде.

Бу элекке дәрәҗәдә кабул ителгән йөкләмәләрне саклап калырга, бигрәк тә социаль өлкәдә, шулай ук яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә һәм катлаулы чорда бизнеска ярдәм итүгә өстәмә акчалар юнәлтергә мөмкинлек бирде.

Чыгымнарның төп өстенлеге - социаль йөкләмәләрне үтәү. Социаль әһәмияткә ия булган барлык чыгымнар (ә бу бюджетның чыгымнарының өчтән ике өлеше, яки 168 миллиард сум тирәсе) вакытында финансланды.

Үз керемнәребез кимүгә карамастан, агымдагы елда элек җыелган резервлар хисабына бюджет дефицитын финанслау гына түгел, республика үсеше өчен акча табу да мөмкин булды.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә техника сатып алуны субсидияләүгә, экспортерларга, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә шактый өстәмә акча бүлеп бирелде. «Башкортстан ихаталары» программасын һәм подъездларны ремонтлау дәвам итте, - дип сөйләде ул.

Фото: Башкортстан Хөүкмәте
Читайте нас: