Республикада эшлим дигән кешегә барлык шартлар тудырыла. Бөтен муниципалитетлар да алардан тиешенчә файдаланамы?
Узган шимбәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәт әгъзалары, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрде. Анда төбәкнең 2020 елда якынча социаль-икътисади үсеш йомгаклары барланды, алдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләнде.
Агымдагы ел республика өчен ничек булган? Алдагы чорда аеруча кайсы юнәлешләрдә эшчәнлекне тагын да активлаштыру бурычы тора? Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, дөнья күләмендә таралган коронавирус пандемиясенә бәйле, узып баручы ел республика өчен дә ярыйсы ук катлаулы булган.
— Иң мөһиме — без сәламәтлек саклау өлкәсендә хәлне тотрыкландыра алдык. Күрелүче чаралар нәтиҗәсендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында коронавирус белән авыручылар санын киметүгә ирештек. Шулай ук Стәрлетамакта йогышлы авырулар госпитален төзүне тәмамладык. Лицензия алганнан соң, ул беренче пациентларны кабул итәчәк. Бу исә урындагы дәваханәләрне гадәти режимдагы эшчәнлеккә кайтару мөмкинлеге бирәчәк һәм алар гражданнарга тиешле дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтә алачак. Шул ук вакытта барлык тиешле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү көн таләбе булып кала, — диде чыгышында Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе катлаулы чорда нәтиҗәле эшчәнлек өчен шәһәр һәм районнар хакимиятләре башлыкларына рәхмәт белдерде.
Бу җәһәттән муниципалитетлар арасында кемнәр аеруча нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә соң? Шәһәр һәм районнардагы урындагы үзидарә органнары нәтиҗәлелеген комплекслы бәяләү йомгакларын беренче вице-премьер — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗет-динов җиткерде. Биредә беренче чиратта малтабарлык үсеше, ин-вестицияләр җәлеп итү, транспорт инфраструктурасын үстерү, халыкның тормыш сыйфатын һәм белем дәрәҗәсен яхшырту, әлеге терри-торияләрдә яшәүчеләрнең урындагы власть эшчәнлегеннән канә-гать булуы төп критерийлар итеп алынган. Шулай итеп, 2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада әлеге бурычларны иң югары дәрәҗәдә тормышка ашыручылар итеп Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Уфа районнары табылды. Конкурс җиңүчеләренә дипломнар тапшырылды. Семинарда шулай ук бер төр-кем алдынгы җитәкчеләр дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Киләсе елга билгеләнгән бурычлар арасында да урындагы бюджетларның керем өлешен арттыру, социаль инфраструктураны үстерү, уңайлы шәһәр мохите һәм заманча иҗтимагый киңлекләр булдыру, халык белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләү иң өстенлеклеләр булып кала. Алар буенча семинар-киңәшмәдә эзлекле һәм җитди сөйләшү булды.
Шунысы мөһим: республикада кабул ителүче һәр карар, күрелүче һәр чара, төбәк, төбәкара, бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдә оештырылучы һәр эшлекле форум, тәү чиратта, нәкъ шушы максатларны тормышка ашыруга юнәлтелә. Бу җәһәттән узган атна дәвамында барган “Халыкара бизнес атналыгы”н шуның ачык мисалы дияргә кирәк. Аның эшлекле программасы, атналык барышында кул куелган дистәләгән дәүләт дәрәҗәсендә мөһим әһәмияткә ия стратегик килешүләр, инвестиция проектлары турында түбәндәге язмада җентекләп укырсыз. Аларга аерым тукталмыйча, шуны гына ассызыклап үтәсе килә: бу килешүләр, инвестиция проектлары, беренче чиратта, нәкъ әнә шул ук муниципалитетлар алдында билгеләнгән стратегик бурычларны тормышка ашыруга ярдәм итәчәк. Һәм болар гына да түгел. Шул ук “Халыкара бизнес атналыгы” кысаларында үткән Башкортстан икътисадының тотрыклы үсешенә ярдәм һәм аны тәэмин итү буенча кризиска каршы штаб утырышында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров инде Яңа елга кадәр үк пандемия шартларында бизнеска ярдәм чараларының өченче пакеты кабул ителәчәге турында хәбәр итте.
— Беренче ике пакетны тормышка ашыру уңай нәтиҗәләр бирде. Пандемиянең кире йогынтысын без алдагы ел дәвамында да тоячакбыз. Шуңа да без өченче пакетны агымдагы ел ахырына кадәр үк эшкә кушарга тиешбез, шулай иткәндә, компанияләр андагы ярдәм чараларыннан хәзер үк файдалана алачак. Тәкъдим ителгән чаралар әлеге вакытта нәтиҗәле-леккә тикшерү үтә. Алдагы атнада исә без инде ярдәм чараларының тулысынча эшләнеп беткән өченче пакетын тәкъдим итәргә тиешбез, — дигән бурыч куйды Андрей Назаров. Төп игътибарны Андрей Геннадьевич биредә акчалата булмаган нәтиҗәле ярдәм чаралары өлешен арттырып, акчалата булган, әмма нәтиҗәле булмаганнарын исә, киресенчә, кыскарту кирәклегенә юнәлтте.
— Әлеге вакытта өченче ярдәм пакетына 59 чараны кертү күздә тотыла. Аларның 12се акчалата булмаган, 47се гомум финанслау күләме 11,8 миллиард сум булган акчалата ярдәм чаралары. Алдагы атна дәвамында һәр чара нәтиҗә-лелеккә өстәмә тикшерү үтәчәк, — диде бу җәһәттән утырышта Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары — икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
Утырышта билгеләнүенчә, өчен-че пакеттагы төп ярдәм чаралары беренче чиратта, туризмны, инвестиция эшчәнлеген, авыл хуҗалы-гын, сәүдәне, торак-коммуналь ху-җалыкны, система булдыручы һәм сәнәгать предприятиеләрен үсте-рүгә юнәлтеләчәк.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, республикада тармаклар һәм муниципалитетлар алдында иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни өлкәдә гаять колачлы һәм стратегик бурычлар куелуы белән бергә, Хөкүмәт дәрәҗәсендә аларны тормышка ашыруда эзлекле, тоемлы һәм нәти-җәле дәүләт ярдәме механизмы да булдырылган. Һәм күпчелек муниципалитетлар һәм тармаклар алардан тиешенчә файдаланып, эшкә кушып, үз территорияләрендәге социаль-икътисади күрсәткечләрне, эшчәнлек нәтиҗәлелеген елдан-ел югарырак баскычларга чыгара бара да инде. Башкорт-станның коронавирус пандемия-сенә бәйле катлаулы чорны чагыштырмача җиңелрәк үткәрүе дә, аңлашыла, әлеге үсешкә юнәлтел-гән дәүләт сәясәте нәтиҗәсе булып тора. Бер сүз белән, бүген республикада эшләү, үсү, тернәкләнү, социаль-икътисади тормышны яхшырту өчен бөтен шартлар да бар — җиңнәр генә сызганулы булсын!
Илдар Фазлетдинов.