+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 декабрь 2020, 12:55

Каршылыкларны җиңәргә!

Башкортстан үзен дөнья базарында ничек тоя?

Башкортстан үзен дөнья базарында ничек тоя?

Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик
бурычлары турында”гы Указына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 5 төбәк проекты тормышка ашырыла. Шуларны гамәлгә кую өчен алты ел дәвамында федераль казнадан 5 миллиард
сумга якын акча бүленергә тиеш.

Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, бүгенге көндә Башкортстанда экспортка юнәлеш тоткан 800 компания эшли. Шуларның 650се кече һәм урта предприятие санала. Шул ук вакытта, республика экспортының 90 процентын иң зур 20 предприятие тәэмин итә. Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты мәгълүмат­ларыннан күренүенчә, әлегә республика экспорты структурасында чимал, машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе өстенлек итә. 2024 елга Башкортстан чимал булмаган товарлар экспортлау күләмен әлеге 1,87 миллиард доллардан 3,83 миллиард долларга җиткерергә тиеш.
“Хәзер безнең бурыч — кече предприятиеләргә ярдәм итү, гомум экспорт күләмендә аларның өлешен арттыру”, — дигән иде узган елда Уфада үткән “Экспортлау вакыты” II халыкара экспорт форумындагы чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров. Әйткәндәй, 2024 елга республикада экспортка эшләүче кече предприятиеләр саны 1302гә җитәчәк дип фаразлана.
Экспорт проблемаларына багышланган әлеге мәртәбәле җыелышта 13 илдән 500дән артык вәкил катнашты. Форумда Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русия неңэкспорт үзәге” җәмгыяте ике килешү төзегән иде. Беренче килешү электрон сәүдә каналлары буенча Русиянең чимал булмаган экспортын үстерүгә кагылса, икенчесе — “Экспорт форсажы” акселерация программасын тормышка ашыру турында.
Бу көннәрдә шушы программаны тормышка ашыру буенча укуларның чираттагы агымы старт алды. Анда Башкортстанның 22 предприятиесе катнаша.
— Экспорт өлкәсендә белемнәрен арттырырга планлаштырган компанияләр өчен уку түләүсез, — дип билгеләде Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
Акселерация программасы предприятиеләрнең экспорт потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Белемне тирәнәйтү, әлбәттә, предприятиеләргә экспорт проект­ларының нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге бирә. Программада катнашуның төп максаты — тышкы сәүдә контрактлары төзү мөмкинлеген алу. 2020 елда, әйтик, “Экспорт форсажы”нда тәҗрибә туплаган компанияләрнең тугызы, чит ил партнерлары белән 11 контракт төзеп, экспорт эшчәнлеген башлады. Укыту “Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү”, “Кече һәм уртача бизнес һәм шәхси малтабарлыкка ярдәм итү” гомумдәүләт проектлары кысаларында субсидияләнә.
Билгеле булуынча, Башкортстан дөньяның 124 иле белән сәүдә-икътисади элемтәләр урнаштырды. Тышкы икътисади элемтәләрнең нәтиҗәлелеге ике мөһим күрсәткечтә чагыла: тышкы сәүдә күләме һәм Башкортстан икътисадына салынган инвестицияләр. Тышкы икътисади эшчәнлеккә килгәндә, соңгы дистә елда безнең республиканың күрсәткечләре канәгать­ләнерлек түгел. Пандемия аркасында инвестицияләр белән дә хәл катлаулана төште.
2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында, мәсәлән, Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2,65 миллиард доллар тәшкил иткән. Ул, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,2 миллиардка, ягъни 30,3 процентка кимегән. Бу хакта Идел буе таможня идарәсе хәбәр итә. Идел буе федераль округының тышкы сәүдәсендә республиканың өлеше 8,39 процент тәшкил итә. Башкортстан экспортының товар структурасында минераль продуктлар өстенлек итә — 43,7 процент, аның гомум күләменең 22 процентын машиналар, җиһазлар һәм транспорт чаралары тәшкил итә. Химия сәнәгате һәм каучук продукциясенә экспортта 20,5 процент туры килгән, импортта — 22,8 процент.
Импорт структурасында азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы — 8,1 процент. Экспорт буенча Башкортстанның иң эре сәүдә партнерлары арасында Кытай (19,4%), Латвия (11,9%), Казахстан (9,5%), Мальта (6,5%) һәм башкалар бар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.


Читайте нас: