-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 декабрь 2020, 14:42

Баймакның күпфатирлы йортлары матурлана

Күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында Баймакта С. Юлаев проспектындагы 5 һәм 17 санлы йортларның түбәләренә капиталь ремонт ясала.

Күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында Баймакта С. Юлаев проспектындагы 5 һәм 17 санлы йортларның түбәләренә капиталь ремонт ясала.

Бу хакта Интернет челтәрендә Баймак шәһәренең башлыгы Радмир Исәнбаев хәбәр итте.

"Күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында С. Юлаев проспектындагы 5 һәм 17 санлы йортларның түбәләренә капиталь ремонт ясаганда намуссыз подрядчы хезмәтеннән баш тартырга туры килде һәм бүген объектларда Уфаның "СтройГрупп" компаниясе эшли (җитәкчесе — Руслан Даутов).

Катлаулы һава шартлары булуга карамастан, ике бригада иртә таңнан кичкә кадәр һәм ялларсыз эшли. Төзелеш-монтаж эшләре барышында техник нормаларны үтәлә. Компания объектны вакытында файдалануга тапшырачак", - дип язган ул "ВКонтакте" социаль челтәрендә.

Фото: Радмир Исәнбаев сәхифәсеннән
Читайте нас: