+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 декабрь 2020, 18:25

Тәмәкегә каршы көрәш кенә түгел...

Казнаны тулыландыру өчен көрәш бара.

Казнаны тулыландыру өчен көрәш бара.

Русия Дәүләт думасы бүген пленар утырышта физик берәмлекләргә Русия территориясендә ирекле хәрәкәт иткәндә үзең белән йөртелә торган тәмәке продукциясенең максималь күләмен билгеләүче закон кабул итте.

Закон проекты авторлары билгеләгәнчә, тәмәке эшләнмәләренең контрольсез әйләнеше Русиянең икътисади мәнфәгатьләренә куркыныч тудыра, ә легаль булмаган сәүдә үсеше барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керемнәрен киметә.

Алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы тору өчен илдә шундый ук тыю кертелгән иде инде. Тәмәке продукциясенә карата мондый чикләүләр Русия законнарында каралмаган.

Закон проекты тәмәкенең законсыз әйләнешенә каршы тору өчен эшләнгән. Шулай итеп, бер кешегә 200 сигарет, 50 сигара (сигарилла), яки 250 грамм табак, яки гомум авырлыгы 250 грамм булган ассортиментта күрсәтелгән эшләнмәләрне генә йөртү рөхсәт ителәчәк.

Фото:ТАСС.
Читайте нас: