+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 декабрь 2020, 16:30

Ун ел эчендә иң күп үлем 2010 елга туры килә иде...

Хәзер дә статистика максималь дәрәҗәгә җитүне күрсәтә.

Хәзер дә статистика максималь дәрәҗәгә җитүне күрсәтә.

Русиядә коронавирус пандемиясе фонында үлем дәрәҗәсе соңгы ун ел эчендәге максималь дәрәҗәгә җитте, дип дәлилли аналитиклар, "Росстат" мәгълүматларына нигезләнеп. Бу хакта РБК бәян итте.

Быел гыйнвар-октябрьдә үлем дәрәҗәсе, һәр 10 мең кешегә бүлеп исәпләгәндә, 113,2 кеше булган. Бу күрсәткеч 2010 елда 119,3 тәшкил иткән. Ул вакытта Русиядә үлем аномаль эссе җәй аркасында артты.

"Росстат" мәгълүматларына караганда, Русиядә мәрхүмнәрнең гомум саны быел гыйнвар-октябрьдә 1,661 миллион кешегә җиткән. Моңа кадәр соңгы тапкыр абсолют үлемнәр 2010 елның гыйнвар-октябрендә иң югарысы булган һәм 1,704 миллион кеше тәшкил иткән. РБК, шулай ук, агымдагы елның апрель-октябрендә артык үлүчеләр санын исәпләгән. Басма мәгълүматлары буенча, ул 140,2 мең кеше тәшкил иткән. Шул ук вакыт эчендә COVID-19дан үлгәннәрнең гомум санын "Росстат" 78,6 мең кеше дип күрсәтә.

Калган югалтулар коронавирустан үлемнәрне исәпкә алып бетермәү белән дә, пандемиянең турыдан-туры булмаган нәтиҗәләре белән дә бәйле булырга мөмкин.

Фото:ТАСС.
Читайте нас: