+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 декабрь 2020, 06:45

Агымдагы елга йомгак ясалды

16 декабрьдә брифинглар сериясе старт алды, аларда республика эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә агымдагы елга башлангыч нәтиҗәләр ясалачак. Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының брифингында эш нәтиҗәләре турында журналистларга торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев сөйләде.

Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республика кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларга Бөтенрусия конкурсында катнашуга бирелгән гаризалар саны, шулай ук әлеге конкурста җиңүчеләр саны буенча лидерлар арасына керде. «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыручы субъектлар арасында Русия Төзелеш министрлыгы рейтингында Башкортстан 8нче урынны алды.

Республикада «Башкортстан ихаталары» программасын тормышка ашыру дәвам итә. Бүгенге көндә программа 95 процентка тормышка ашырылган (6 муниципалитетта төзекләндерү эшләре дәвам итә). Бу елга планлаштырылган сан – 380 ихата территориясе. Финанслауның гомум күләме - 1,8 миллиард сум. Иң яхшы проектларны Нефтекама, Октябрьский, Күмертау шәһәрләрендә, Краснокама, Бакалы һәм Чакмагыш районнарында тормышка ашырганнар.

Шулай ук, узып баручы елга йомгак ясап, министр республика территориясендә гомумдәүләт проектларны тормышка ашыру, көзге-кышкы чорга үткән әзерлек турында да сөйләде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Читайте нас