-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 декабрь 2020, 00:40

Башкортстанның алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә резидентлар уңышлы эшли

Ел ахырына кадәр алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына тагын биш компанияне кертү планлаштырыла.

Ел ахырына кадәр алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына тагын биш компанияне кертү планлаштырыла.

Бүгенге көндә төбәкнең алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә планлы инвестицияләр күләме 35,2 миллиард сумнан артык булган 71 резидент эшли.

Тиздән республикада бу территорияләрдә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкин булган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтеләчәк. Шулай ук Учалы моношәһәре чикләрендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе булдыруга гариза әзерләнә.

Башка биш моношәһәрдә бу алгарышлы үсеш территориясе уңышлы эшли: Күмертауда - 28, Бәләбәйдә - 21, Благовещенда - 10 , Нефтекамада - 9, Белоретта 3 резидент үз проектларын гамәлгә ашыра.

Фото: Башинформ
Читайте нас: