+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 декабрь 2020, 16:25

Карарларыбызның нәтиҗәлелеген күрәбез

Башкортстанда агымдагы елның 11 аенда металлургия производствосы 71,4 процентка арткан. Мондый мәгълүматларны республика буенча федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы бирде.

Башкортстанда агымдагы елның 11 аенда металлургия производствосы 71,4 процентка арткан. Мондый мәгълүматларны республика буенча федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы бирде.

- Пандемиянең икътисади нәтиҗәләре Русиянең барлык төбәкләрендә дә теркәлә. Иң зыян күргән тармаклар - сәнәгать, сәүдә, җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесы. Әмма шактый кыска вакыт эчендә без булган барлык ресурсларны мобильләштерә һәм кризиска каршы чаралар пакетын әзерли алдык, шулай ук өченче пакет тәкъдим итәргә планлаштырабыз.

Инде хәзер үк без кабул ителгән карарларның нәтиҗәлелеген күрәбез. Безнең икътисадта кискен уңышсызлыклар юк, -дип билгеләп үтте икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Ул шушы елның апреленнән сәнәгать секторы күп күрсәткечләр буенча тискәре динамикага чыга башлады, - дип өстәде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: