+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 декабрь 2020, 05:25

Онкопрепаратлар Уфада җитештерелә башлаячак

Бу хакта дөньякүләм билгеле Pfizer фармкомпаниясе белән килешү төзелде.

Бу хакта дөньякүләм билгеле Pfizer фармкомпаниясе белән килешү төзелде.

Pfizer фармацевтика компаниясе "Фармстандарт" базасында заманча онкопрепаратлар җитештерүне оештыра. Беренче онкопрепаратлар сериясе дарулар базарына 2024 елда чыгачак дип көтелә.

"Pfizer һәм "Фармстандарт" компанияләре (Башкортстанның "Фармстандарт-УфаВИТА" заводында) күкрәк бизе, үпкә һәм бөер яман шешләрен һәм хроник миелейкозны дәвалау өчен инновацияле препаратлар чыгару турында килешү имзалады", - дип хәбәр итә Pfizer.

Хәбәр ителүенчә, Уфада Республика балалар клиник хастаханәсе каршында Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзеләчәк. Башкортстан Хөкүмәте проектны 1,5 миллиард сумга бәяләде.

Фото yanashla.com
Читайте нас