-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 декабрь 2020, 17:25

Башкортстан Башлыгы эшкуарга реклама ясады

Намуслы, җитештерүгә һәм эш урыннары булдырырга әзер булган эшкуарларны хакимият һәрвакыт хуплаячак, дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге аккаунтында.

Намуслы, җитештерүгә һәм эш урыннары булдырырга әзер булган эшкуарларны хакимият һәрвакыт хуплаячак, дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге аккаунтында.
"Минем позицияне сез беләсез: мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен итнең иң яхшысын гына сатып алырга кирәк. Балаларыбызны сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итәргә әзер җитештерүчеләрнең саны арта баруы бик яхшы", - дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы. Радий Хәбиров ит продукциясен эшкәртү һәм сату буенча комплекс ачкан Иглин эшкуары Радик Габидуллинны мисал итеп китерде.
Яңа комплексның төп бурычы - мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр туклану өчен ит хәзерләү һәм сату. Хәзерге вакытта комплекс терлек сую, ярымфабрикатлар һәм әзер продуктлар әзерләү цехын үз эченә ала. Участокны рәсмиләштерү белән Радик Габидуллинга урындагы власть ярдәм иткән.
"Комплекс төзелешенә һәм яңа җиһазларга эшкуар 40 миллион сумга якын акча кертте. Әлегә производствода сигез кеше эшли, киләчәктә штат өч тапкыр үсәчәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Менә шундый реклама килеп чыкты. Ә җитди әйтсәк: намус белән эшли торган, җитештерүгә акча салырга һәм эш урыннары булдырырга әзер торган мондый эшкуарларга без һәрвакыт ярдәм итәчәкбез".
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: