Бүләкләү тантанасы «Киләчәк фабрикасы» инновацион эшкуарлык йортында узды.
Конкурсны Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты республикада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын, шулай ук «Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырды. Ул Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә аеруча зур өлеш керткән иң яхшы эшкуарлык практикаларын һәм казанышларын популярлаштыруга, кече һәм урта эшкуарлыкның аеруча уңышлы субъектларын ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлтелгән.
Быел конкурс программасында үзгәрешләр булды. Узган еллардан аермалы буларак, ул ике этапта узды. Сайлап алу этабын яки муниципаль этапны муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре үткәрде. Сайлап алу турын узган 86 эшкуар арасыннан иң яхшы эшкуарларны конкурс комиссиясе билгеләде, аңа дәүләт комитеты, эшкуарлык иҗтимагый оешмалары вәкилләре керде.
Бу чараны түбәндәге ссылтама буенча карарга мөмкин:
https://www.youtube.com/watch?v=Fe1zqIZHJoo&feature=youtu.beФото: Башкортстан Хөкүмәте