-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 декабрь 2020, 17:05

"Җитешсезлекләр бетереләчәк..."

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев оператив киңәшмәдә "Күпфатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау" программасы кысаларында ремонтланган подъездларда җитешсезлекләрне бетерү турында чыгыш ясады.

- Тикшерү нәтиҗәсендә 8 районда: Бөре, Илеш, Балтач, Краснокама, Мишкә, Стәрлебаш, Федоровка районнарында һәм Уфа шәһәрендә урнашкан 71 күпфатирлы йортта кимчелекләр ачыкланды. Аларны анализлау күрсәткәнчә, җитешсезлекләрнең бер өлеше гарантия очракларына керми, ә идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын начар карап тоту белән бәйле.

Әлеге кисәтүләр идарәче компанияләр көче белән бетерелде. Шуның белән бергә, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре башлыкларыннан, әлеге оешмалар җитәкчеләреннән түбәләрнең һәм инженерлык коммуникацияләренең төзеклеген контрольгә алуны сорыйм.

Гомумән алганда, программа буенча подъездларны ремонтлаганда җитешсезлекләрне бетерү буенча эш төбәк операторы тарафыннан оештырылган һәм даими рәвештә дәвам ителәчәк, - диде ул.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас: