Бүген Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгында агымдагы ел күрсәткечләре буенча брифинг үтте.
Агымдагы елда Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы кулланучылардан сыйфатсыз хезмәт күрсәтү буенча килгән 900 шикаятьне караган.
- Кулланучылардан аларның хокукларын бозу турында 900дән артык шикаять каралды, 217 претензия һәм дәгъва гаризасы төзүдә ярдәм күрсәтелде. Шул ук вакытта судка кадәр 12 миллион сумнан артык матди зыян капланган – бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 3 миллион сумга күбрәк, – дип сөйләде министр Алексей Гусев.
Нигездә, республикада яшәүчеләр көнкүреш техникасы, аяк киеме, кием-салым һәм мебель сатып алудагы кимчелекләргә зарлана. Шулай ук, көнкүреш, финанс, торак-коммуналь, туристик һәм медицина хезмәтләренә шикаятьләр килә.
Шулай ук кулланучыларга ярдәм йөзеннән еш очрый торган тормыш хәлләре буенча претензияләр һәм дәгъва гаризалары проектлары эшләнгән, аларны үз вакытында куллану бик күп хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Алар белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин:
https://trade.bashkortostan.ru/activity/1854/Фото: Башкортстан Хөкүмәте