+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 декабрь 2020, 20:45

Сәүдә өлкәсендә хәлләр ничек?

22 декабрьдә Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев ведомствоның агымдагы елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча онлайн-брифинг үткәрде.

22 декабрьдә Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев ведомствоның агымдагы елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча онлайн-брифинг үткәрде.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе - кулланучылар базары үсешенә нәтиҗәләр ясау. Алексей Гусев бүгенге көндә сәүдә өлкәсенең икътисадта иң мөһим өлкәләрнең берсе булуын әйтте. Узган елда аның өлеше 14 проценттан артып киткән, ә төбәк бюджетына кергән салым түләүләренә керткән өлеше 16,5 процент тәшкил иткән.
- Республиканың берләштерелгән бюджетына сәүдә секторы эшчәнлегеннән кергән салым керемнәренең гомум күләме 32,9 миллиард сумнан артып китте. Ваклап сату товар әйләнеше күрсәткечләре буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урында тора һәм Русиянең ун төбәге арасына керә. Товарларны куллануның еллык күләме 930 миллиард сумнан артып китә, - дип хәбәр итте министр.
Алга таба ведомство җитәкчесе агымдагы елда бу сегментта эпидемиологик хәл аркасында күләмнәрнең берникадәр кимүе күзәтелә, дип билгеләп үтте.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: