2020 ел нәтиҗәләре буенча суд приставлары исемлекләренә русиялеләрнең 42,2 проценты эләккән.
Мондый мәгълүматларны "Мой налог" сервисы аналитиклары китерә.
"Сораштыруда катнашканнарның 42,2 проценты бурычлар аркасында проблемалар булуны, аларга пеня салыну, эшләрнең приставларга тапшырылуы турында хәбәр иткән", - дип яза әлеге сервис аналитиклары сүзләренә таянып "Ридус" агентлыгы.
Аларның мәгълүматлары буенча, нәкъ менә шуңа күрә русиялеләрнең күбесе, хәбәрнамә алу белән үк, салым түли. Аналитиклар мәгълүматлары буенча, сораштырылучыларның 75 проценты транспорт салымы түли чөнки күпчелекнең машинасы бар. Әмма фатирлы, аерым йортлы һәм җир участоклы кешеләр азрак.
Элегрәк Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге һәр бишенче русияленең кредитлар, салымнар, торак-коммуналь хуҗалык яки физик затлар алдында бурычлары булуын ачыклаган иде.
Фото: РИА Новости