-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 декабрь 2020, 19:25

Башкортстан икътисады тотрыклы

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов агымдагы елда Башкортстанның икътисади блогы эшенә йомгак ясады.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов агымдагы елда Башкортстанның икътисади блогы эшенә йомгак ясады.

- Тулаем алганда, икътисадка ярдәм итү буенча күрелгән чаралар аерым өлкәләрдә җитди кимүне булдырмый калырга, ә кайбер төп секторларда үсешнең уңай динамикасын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Хәзер беренче чираттагы чараларның өченче пакеты проектын килештерү буенча эш тәмамланып килә, аның финал версиясенә 40тан артык чара кертелгән, – дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.

Вице-премьер төбәк икътисадының 42 процентын тәшкил иткән сәнәгать күрсәткечләренә аерым тукталды. Аның сүзләренә караганда, икътисади эшчәнлекнең 29 сәнәгать төренең 15е уңай күрсәткечләр белән бара. Аерым алганда, икътисади вәзгыятьнең үзгәрүенә сизгер эшкәртү секторы ноябрьдә 1,6 процент үсеш динамикасы күрсәткән.

Ул искә төшергәнчә, илдә инвестицияләр буенча тискәре динамикага карамастан, Башкортстан ел башыннан төп капиталга инвестицияләр буенча плюста бара. Быел 9 айда капитал салуларның үсеше, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 4,3 процент тәшкил итте.

- Башкортстан, темпларны бераз киметсә дә, элеккегечә, уңай тренд тота. Эшлекле активлыкны гомум кыскартуның иң катлаулы чорында проектларны тормышка ашыруны туктатмау бик мөһим иде, шуңа күрә инвесторларга өстәмә преференцияләр бирелде. Мәсәлән, болар - чит ил валютасында сатып алына торган технологик җиһаз бәясенең курс аермасын компенсацияләү, кредитлар буенча процент ставкасының бер өлешен каплау. Моннан тыш, инвесторлар өчен тармакның киң спектры эшли, - дип өстәде Рөстәм Моратов.

Республиканың инвестицион активлыгын арттыруда тагын бер адым - «Инвестицияләрне җәлеп итү үзәге» эшенә керешү, анда дөнья һәм Русия төбәкләренең тәҗрибәсен исәпкә алып, инвесторлар эзләү өчен бердәм алымнар эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Шулай ук, министр Башкортстанда халыкның проблемаларына оператив җавап бирү, шулай ук эчке процесслар белән идарә итү өчен «Төбәк белән идарә итү үзәге» системасы эшли башлавын белдерде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: